1 июнь–Балаларны яклау көнендә Балык бистәсенең үзәк стадионында бәйрәм тамашасы булып узды. Район үзәгендә, тирә-як авылларда яшәүчеләр бу көнне билгеләп үтү өчен гаиләләре белән килгәннәр иде.
Хокук тәртибе бозуларны профилактикалау системасын камилләштерү, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын ныгыту максатыннан 2010 елда Балык бистәсе районында “Форпост” отрядлары төзелде. Бүгенге көндә районда 235 кешене үз эченә алган 25 берләшмә актив эшләп килә.
Май ае башында ТР Прокуратурасы сайтына түбәндәге эчтәлектәге хәбәр килә: “Сезгә ООО “Водоканал” эшчеләре яза. Безгә даими рәвештә хезмәт хакы түләмиләр. Соңгы хезмәт хакын февраль ае өчен өлешләп алдык. Күбебезнең хезмәт хакы 6 мең сумнан артмый. Аны да вакытында бирмиләр. Район прокуратурасы безнең мөрәҗәгатьләргә игътибар итми. Җитәкчелек кергән барлык акчаны үз оешмаларына күчерә һәм миллионлаган сумлык йортлар төзи. Ә безнең намус белән эшләп алган акчаны сорагач: “Ошамаса, эштән китегез”,диләр. Безнең “җан авазын” игътибарсыз калдырмассыз, чаралар күрерсез, дип өметләнәбез. Бу башбаштаклыкка эшчеләрне мыскыллауга нокта куегыз. Хөрмәт белән: ООО “Водоканал” эшчеләре. Балык бистәсе поселогы”.
Бу бәйрәм тантанасы һәрвакыт моңсу да, шатлыклы да. Моңсу, чөнки балачак, мәктәп, яраткан укытучылар белән аерылышасың. Шатлыклы, чөнки егет-кызларны алда яңа, мөстәкыйль, кызыклы тормыш көтә.
15 май – гаилә көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан 21 май көнне Түбән Тегермәнлек авылы клубында районыбызның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, Югары Тегермәнлек “Акчарлак” приюты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүче балалар, шулай ук ике Тегермәнлекнең кайбер гаиләләре, мәктәп укучылары катнашында “Бәхет гаиләдә туа” исемле концерт-тамаша булып үтте. Бәйрәмне халыкны социаль яклау бүлегенең башлыгы Айгөл Вафина ачып җибәрде.
Соңгы вакытларда Иске Арыш авылы шатлыклы, куанычлы олуг вакыйгаларга тиенеп кенә тора.
Соңгы елларда безнең районда мәдәният һәм спорт өлкәләрендә мәгълүм үсеш күзәтелә. Спортчыларыбыз, үзешчән артистларыбызның республика күләмендәге ярышларда, иҗат фестивальләрендә, конкурсларда җиңү яулаулары моны ачык дәлилли. Район башлыгы И.Валеев адресына да республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан Рәхмәт хатлары килеп тора.
Узган җомга көнне Югары Тегермәнлек авылында капиталь ремонттан соң җирле амбулаторияне ачу тантанасы булды.