Рус җыры күңелле дә, моңсу, шаян, тирән мәгънәле дә булырга мөмкин. Нинди генә булса да, ул халык күңелендә яши.
Бу көн бәйрәм нурларында, юмарт җылылыгы белән җиһанны илаһи матурлыкка күмеп туды. Гүя, кояш туа-туышка һәрбер йортка үтеп, җиңү язын искәртеп, бәйрәм кәефе өләшә. Туган ил, туган җир өчен Бөек Җиңү бүләк иткән ул-кызларыбызны искә алу, хөрмәтләү көненә табигать тә үзенчә олуг бүләк әзерләгән сыман тоелды әлеге көнгә.
Күптән түгел генә “Дельфин” спорт комплексында авыл җирлекләре һәм район хакимияте хезмәткәрләренең спорт күңел ачу бәйрәме үтте. Ул җирле үзидарә көненә багышланды.
Якшәмбе көнне районыбызга рәсми эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән муниципаль район башлыгы Илһам Валеев озатып йөрделәр.
Олы яшьтәгеләр үткәннәр белән яши дигәннәре хактыр, күрәмсең. Үзем дә еш кына туган авылым, аның эш сөючән игелекле халкы, гомумән, яшьлек чорларымны хәтеремдә яңартырга яратам. Бүген Казан шәһәрендә яшәсәм дә, күңелем белән авыл җирендә атлар арасында йөрим.
Һәр елны Камада боз ташуын көтеп алам. Эх, моннан 60-70 еллар элек без яшь чакларда шаулап-гөрләп китә иде ул. Ә хәзер тын гына, салмак кына ага да бетә. Чөнки 1956 елда Самара янында авызлыклап Куйбышев гидроэлектр станциясе төзеп куйдылар. Гайрәтле Чулман ярларыннан ташып киңлеккә җәелде. Меңләгән гектар болын, үзәннәрне басып диңгезгә әверелде. Хәзер ул Куйбышев сусаклагычы дип атала.
Узган 2012 елда районда 33 янгын теркәлде, 1 кеше һәлак булды. Агымдагы елда киеренке башланды. 15 апрельгә үк Балык бистәсендә 12 янгын чыкты. Бу узган елның шушы чорына караганда 3 янгынга артыграк.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Гаязов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге башлыгы Хәлил Әшрәпов белән хуҗалыкларда язгы чәчү барышы белән танышып йөрибез.