Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Данга уралган бәйрәм
2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңү көне–илебезнең героик биографиясендәге мөһим вакыйга. 1945 елның 9 маенда моңарчы күрелмәгән җимерелүләргә һәм кеше корбаннарына илткән сугышка нокта куела. Гасырлар узар, буыннар алышыныр, әмма Бөек Җиңү турындагы хәтер мәңге яшәр.
Хәтерлибез һәм горурланабыз
Балык бистәсендәге Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантаналары район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда башлана. Флаглар җилферди, музыка уйный, сугыш елы җырлары яңгырый, ветераннар күкрәгендә медальләр җемелди. Күктә кояш нурларын сибә. Бу көнне күп кенә балыкбистәлеләр бөек датага багышланган тантанага килүне үзләренең бурычлары дип саныйлар. Быел да халык күп җыелган иде.
Гимн яңгырый. Балалар сугыш ветераннарына ал канәфер чәчәкләре тапшыралар. Тантаналы митингны район башлыгы И.Валеев ача.
–Сугыш һәр йортка, һәр гаиләгә кайгы алып килде. Безнең районнан гына да фронтка 12 меңнән артык кеше китә. Аларның яртысы сугыш кырларында ятып кала,–диде ул. –Бүген без илебезне сугыш кырларында корал тотып, тылда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп яклаган ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез. Хәзер исән-сау ветераннарга игътибар, кайгыртучанлык күрсәтү, аларга лаеклы картлык өчен мөмкинлекләр тудыру безнең бурыч. Бу юнәлештә күп эшләр башкарыла да. 400 дән артык сугышта катнашучы һәм аларга тиңләштерелгән ветераннар торак шартларын яхшырттылар. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим.
Музыка, җыр һәм биюләр бергә үрелде
Балык бистәсенең горурлыгы–үзәк стадион тамашачыларны кунакчыл каршылады. Район халкы өчен бәйрәм сәүдәсе оештырылган. Ә якында гына чын поход кухнясы эшли иде. Агротехник көллият хезмәткәрләре кунакларны солдат боткасы ашарга чакырдылар. Күпләр зур канәгатьлек белән сыйландылар да. Трибуналар акрынлап халык белән тулдылар.
Менә яшел кырга төрле төстәге күлмәкләр кигән балалар сибелде. Бу бию композициясендә барлык иҗат коллективлары катнаштылар. Аны тамашачылар сокланып, хозурланып күзәттеләр. Алга таба да һәр концерт чыгышы иң югары дәрәҗәдә мактауга лаек иде. Бу көнне балыкбистәлеләр һәм район кунаклары алдында иң яхшы иҗат коллективлары, республика, район конкурсы лауреатлары, шул исәптән «Кама йолдызчыклары», “Серпантин”, “Рапсодия” бию коллективлары, Зөһрә Насыйпова, Алмаз Сафин, Сергей Фалин һәм башкалар чыгыш ясадылар. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге халык ансамбле аеруча җылы тәэсирләр калдырды.
Җиңү көненә багышланган тантана район халкы күңелендә озак сакланыр әле. Сугыш ялкыны бервакытта да җиребезгә кагылмасын, күгебез аяз, тыныч булсын.
Рәсемнәрдә: Җиңү бәйрәменнән күренешләр.
Вячеслав Родионов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз