ГХАТ бүлеге

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге-Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәсе.

Эшчәнлек бурычлары:
1.Гражданнарның мөлкәти һәм шәхси хокукларын саклау максатларында, шулай ук дәүләт мәнфәгатьләрендә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыру. 
2. Акт язмаларының архив, электрон фондын формалаштыру, аны исәпкә алуны һәм саклауны тәэмин итү.

Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра: 
1. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвен башкара: туу, никах төзү, аерылышу, уллыкка (кызлыкка) алу, аталыкны билгеләү, исем үзгәртү, үлем; 
2. гражданлык хәле актларын теркәү язмаларына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертә; 
3. Граждан хәле актлары язмаларын торгызу һәм гамәлдән чыгару функцияләрен башкара;
4. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу фактын раслаучы кабат таныклыклар, белешмәләр, актлар язмаларының күчермәләрен бирә; 
5. гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәләренең архив фондын формалаштыра һәм аның исәбен һәм сакланышын тәэмин итә;
6. Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында законнарда билгеләнгән очракларда белешмәләр бирә;
7. чит дәүләтләр территориясеннән гражданнарның шәхси документларын таләп итү буенча хезмәт күрсәтә;
8. Граждан хәле актларын теркәү мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен объектив һәм үз вакытында карауны тәэмин итә;
9. үз компетенциясе кысаларында булган мәгълүматның конфиденциальлеген һәм техник якланышын тәэмин итә;
10. муниципаль район территориясендә теркәлгән уналты яше тулмаган затларга никахка керү рөхсәтен рәсмиләштерү өчен документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтә;
11. башка функцияләрне башкара.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге

Җитәкче: Зарипова Миләүшә Фатыйх кызы
Адрес:  422650, ТР, Балык Бистәсе районы, Балык Бистәсе ш.т.п.,  Ленин урамы,  48 А йорт
Телефон:  (884361)22180 
 Электрон почта адресы: Milyausha.Zaripova@tatar.ru
ЭШ РЕЖИМЫ:
Дүшәмбе- җомга   8.00-17.00, 
төшке ял 12.00-13.00;
Шимбә, якшәмбе  - ял көннәре.
ГРАЖДАН КАБУЛ ИТҮ ВАКЫТЫ:
Дүшәмбе, симшәмбе, чәршәмбе 
8.00-17.00
Пәнҗешәмбе – архив көне ( кабул итү алып барылмый, үлемне теркәүдән кала)
җомга гражданнарны кабул итү  8.00-12.00, 
13.00-17.00 никахлашуларны теркәү.
Төшке ашка тәнәфес 12.00-13.00.
ЯЛ КӨННӘРЕ: Шимбә, якшәмбе.

- Гражданлык статусы язмаларына төзәтмәләр кертү
- Кабат таныклар бирү
- Никахны дәүләт теркәү
- Исем үзгәрешен дәүләт теркәү
- Никахны аерылышу теркәү
- Тууны теркәү
- Үлемне теркәү
- Ата булуны билгеләүне теркәү
- Уллыкка (кызлыкка) алуны теркәү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International