Балык Бистәсе муниципаль районы гербының сурәтләнеше:
“Зәңгәрсу җирлектә алтын балык ятьмәсе, сул якка таба төшүче, щитның уң як өслегендә буш урын калдырып, койрыгы белән бәргәләнүче көмеш балык”
Район гербында аның исеме чагылыш тапкан. Чөнки балыкчылык җирле халыкның йөзләрчә еллар дәвам иткән төп шөгыле.
Балык Бистәсе авылы Борис Годунов указы нигезендә XVI йөз ахырында төзелә. Аны Чулман елгасының уң ярына төзиләр. Бистәнең исеме дә балыкчылык сүзеннән алынган. Яр буе авыллары халкы балык тоту белән шөгыльләнгән.
Зәңгәр болын җирлеге район өчен су ресурсларын ассызыклый. Бәтке, Әшнәк һәм Шомбыт елгаларын табигатьнең һәйкәлләре дип әйтергә була.Зәңгәр төс-шулай ук намуслылык, игелеклелек билгеләре.
Үрелгән ятьмә район традициясен-бәйләү һәм ювелир эшчәнлеген символлаштыра. Балык Бистәсе шәлләре һәрвакыт ачык рәсемле һәм геометрик бизәкләр белән аерылып торган.
Алтын-уңыш, байлык, игътибар һәм интеллект билгесе.
Көмеш- чисталык, тынычлык һәм үзара аңлашу билгесе.
Гербның идеясы һәм авторы: Пузырьков Василий Александрович.
Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик совет һәм Россия геральдистлар Союзы белән берлектә түбәндәге составта эшләнде:
Рамил Хайрутдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миннуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Михаил Медведев (Санкт-Петербург) катнашында.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карары белән расланды (13.10.2006. № IX -3).
Россия Федерациясе геральдик регистрга 2632 нче номер белән, Татарстан Республикасы Дәүләт геральдик реестрга 74 нче номер белән кертелде.
Балык Бистәсе муниципаль районы флагы сурәтләнеше:
“ Балык Бистәсе муниципаль районы флагы турыпочмак формасында 2:3 озынлыгында сурәтләнгән зәңгәр полотно. Ул герб фигурасын- көмеш балык ятьмәсен һәм фонында сары балыкны сурәтли”.
Флаг герб нигезендә эшләнгән. Анда район исеме чагылыш тапкан. Чөнки балыкчылык җирле халыкның йөзләрчә еллар дәвам иткән төп шөгыле.
Балык Бистәсе авылы Борис Годунов указы нигезендә XVI йөз ахырында төзелә. Аны Чулман елгасының уң ярына төзиләр. Бистәнең исеме дә балыкчылык сүзеннән алынган. Яр буе авыллары халкы балык тоту белән шөгыльләнгән.
Зәңгәр болын җирлеге район өчен су ресурсларын ассызыклый. Бәтке, Әшнәк һәм Шомбыт елгаларын табигатьнең һәйкәлләре дип әйтергә була.Зәңгәр төс-шулай ук намуслылык, игелеклелек билгеләре.
Үрелгән ятьмә район традициясен-бәйләү һәм ювелир эшчәнлеген символлаштыра. Балык Бистәсе шәлләре һәрвакыт ачык рәсемле һәм геометрик бизәкләр белән аерылып торган.
Сары төс (алтын)- уңыш,байлык, игътибар һәм интеллект билгесе.
Ак төс (көмеш) - чисталык, тынычлык һәм үзара аңлашу билгесе.
Авторлары:
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик совет һәм Россия геральдистлар Союзы белән берлектә түбәндәге составта эшләнде:
Рамил Хайрутдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миннуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Михаил Медведев (Санкт-Петербург) катнашында
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карары белән расланды (13.10.2006. № IX -4).
Россия Федерациясе геральдик регистрга 2633 нче номер белән, Татарстан Республикасы Дәүләт геральдик реестрга 75 нче номер белән кертелде.
Соңгы яңарту: 2022 елның 18 гыйнвары, 09:26