ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар 2021 ел.
җомга

    Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашуын билгеләп үтте.

"Мәгариф бүлеге"


14
гыйнвар 2021 ел.
пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.


13
гыйнвар 2021 ел.
чәршәмбе

Татарстан Республикасы халкы игътибарына!

     Россия Хөкүмәте сайтында Россия Федерациясе гражданнарына бирелә торган социаль ярдәм чаралары, шул исәптән, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чаралары гамәлдә булган чорда бер тапкыр бирелә торган һәм айлык акчалата түләүләр турында мәгълүмат урнаштырылган.


11
гыйнвар 2021 ел.
дүшәмбе

    6 январьда халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хуснутдинова Резедә   Әхәт кызы, Олы Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шигапова Тәзбирә Мияссар кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.


6
гыйнвар 2021 ел.
чәршәмбе

   6 январьда Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Масловка   авылы җирлеге Башлыгы Егоров Анатолий Иван улы, Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Васильева Татьяна Николай кызын  95 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.

   5 январьда халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Әшнәк  авылы җирлеге Башлыгы Хуснутдинова Резедә   Әхәт кызы, Олы Әшнәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Газизянова Рәшидә Хафиз  кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.


26
декабрь 2020 ел.
шимбә

 25 декабрьда  Казак Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының  тыл хезмәтчәне  Павлов Николай Денис улын 90  яшьлек юбилее  белән котладылар.



22
декабрь 2020 ел.
сишәмбе

    17 декабрьдә ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин балалы гаиләләр өчен яңа бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан итте. Аны 0 яшьтән 7 яшькә кадәрге, 2020 елның 17 декабренә әле 8 яшь тулмаган, балалар тәрбияләүче гаиләләр ала алачак. Балалары указ чыкканнан соң, ягъни 17 декабрьдән соң туган гражданнар да 2021 елның 1 апреленә кадәр түләү өчен гариза бирә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International