Якшәмбе көнне районыбызга рәсми эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән муниципаль район башлыгы Илһам Валеев озатып йөрделәр.
Олы Солтан авылы янәшәсендәге күпьеллык үлән басуы читендә мәртәбәле кунакларны хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары каршы алдылар. “Өстән барысы да яхшы күренә”,–дип Президентыбыз районда кыр эшләре барышыннан канәгать калуын белдерде. Бигрәк тә янәшәдәге кырда эшләүче “Челленджер” тракторының безнең шартларда сынауны уңышлы үтүен әйтте. Бу хуҗалыкта язгы кыр эшләре барышы белән кызыксынды.
–Авылда икмәк җитештерү бервакытта да җиңел булмады. Бүгенге туклану продуктлары базары гади түгел. Менә шундый шартларда да нык алга киткән илләргә тиңдәш булырлык яхшы сыйфатлы продукция җитештерү бурычы тора безнең алда. Хәтта гарәп илләре дә икмәк үстерү хакында уйланалар. Ә безнең исә экспортка туклану продуктлары чыгару мөмкинлегебез зуррак. Чөнки азык-төлек мәсьәләсе ел саен кискенләшә,–диде Рөстәм Нургали улы. Шуннан соң ул җентекләбрәк хуҗалык җитәкчеләреннән эш барышы, көнүзәк проблемалар турында сораштырды. Әлбәттә инде олы кунакка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күрсәтелгән хөкүмәт ярдәме өчен рәхмәт белдереп үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу барышында районыбыз авылларында тузган торакны бетерү программасы үтәлеше, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, яңа Мәдәният йортлары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү турында да сораштырды. Президентыбыз производство биналарын торгызу хакында да кызыксынды. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев районда эре төзелешләрнең барышына тукталгач, мәртәбәле кунагыбыз Күгәрчен авылындагы ит комбинаты һәм “Кулон-Агро”да терлекчелек комплексы төзелешенең барышы белән кызыксынды.
–Сезгә килүем бер дә бушка булмады. Әнә күпләр зарыгып көткән яңгыр яварга тора,–дип кыр эшләрендә уңышлар теләп хушлашты. Чыннан да, Президентыбыз киткәч озак та үтмәде җылы яңгыр ява башлады. Шуны гына көткән бар җиһан яшәреп, ямьләнеп киткәндәй булды.
Рәсемдә: очрашу мизгелләре.
Вазыйх Фатыйхов,
Идрис Аметов.