Олы яшьтәгеләр үткәннәр белән яши дигәннәре хактыр, күрәмсең. Үзем дә еш кына туган авылым, аның эш сөючән игелекле халкы, гомумән, яшьлек чорларымны хәтеремдә яңартырга яратам. Бүген Казан шәһәрендә яшәсәм дә, күңелем белән авыл җирендә атлар арасында йөрим.
Гомергә яраттым шул атларны. Әтиебез дә, ике абыем да атлар белән эшләде. Мин дә кечкенәдән алар арасында кайнаштым. Абыйлар атларын тугаргач: “Кая бахбайларны кәнүшнигә үзем илтим инде”,–дип ялына идем.
–Әзрәк үс әле, энекәш, аннары илтерсең,–дия иде абыйлар.
–Үскәч мин сезгә ялынмыйм, үзем дә ат җигәм!–дип үҗәтләнә идем.
Шулай “каешлана” торгач мәктәпкә укырга керер вакыт та җитте. Абыйлар миңа атларын карарга рөхсәт итә башлады. Көн артыннан көн, ел артыннан ел узды. Шулай итеп мин 7 сыйныфны тәмамладым. Бу вакытта миңа инде тәмам ат җене кагылган иде. Үзем яшь, буем кечкенә. Шуңа да әни атлар янында кайнашуыма каршы булды. Әти исә колхоз рәисе белән сөйләшеп “Бөкре” кушаматлы ат һәм агач күчәрле авыр арба алып бирде. Эшли башлавымның беренче көненнән үк олылар белән бергә район икмәк кабул итү пунктына ашлык илтәргә җибәрделәр. Без 14 атлы амбардан ашлык төядек тә, юлга кузгалдык. Авылдан чыгып киткәндә ява башлаган яңгыр көне буена тынмады. Юл да авырлашты. Олы Әшнәкне узгач, Брынка болынында төн кунарга булдык. Олылар исә миңа карап серле генә елмайдылар да:
–Рамазан, барып җиткәч арбаңны үзең бушата алырсыңмы икән?–дип сорадылар. Кая инде миңа арбадан капчык күтәреп ташу. Үзем дә шул капчык кадәр генә бит. –Булдыра алмасаң, менә шушы 14 атны төне буе карап чыгасың,–диделәр.
Тезгеннәренә дилбегә бәйләп атларны болынга җибәрдек. Ә мин сакта тордым. Таң ата башлагач атларны җигеп юлыбызны дәвам иттек. Рус Әшнәге авылы аша күперне узганда минем атны кәрванның уртасына куйдылар. Олылар атымны карап бардылар, ә мин юл уңаенда бераз йоклап алдым.
Икмәк кабул итү пунктында йөгебезне кабул итмәделәр, китергән бөртекләрегез чи, диделәр. Бу табигый да, чөнки көнозын яңгыр астында килдек бит. Ашлыкны бушатып ике көн буе аларны киптердек.
Соңыннан гына белдем. Бу “сәяхәт”кә мине әти кушуы буенча алганнар икән. Мин, 7 нче сыйныфны тәмамлагач: “Башка укымыйм! Таш кисәргә дә риза, миңа ат алып бир, әти!”–дигән идем. Хәрби хезмәткә алынганчы ат җиктем. Армия елларым Польшада узды. Анда халык һәр хуҗалыкта диярлек ат асрый икән. Шуларны күреп күңелем алгысый торган иде. Хәрби хезмәттән кайткач та ат җиктем. Яшьтәшләрем механизаторлар хәзерләү курсына Корноуховога укырга киттеләр. Бер елдан соң мин дә алар сафына кушылдым. Аннары 7 ел комбайнда эшләдем. Гомеремнең калган еллары тракторда эшләп үтте. Әмма атларга булган мәхәббәтем барыбер сүрелмәде. Халыкка үз абзарында ат тотарга рөхсәт булгач, “ГАЗ-52” машинамны сатып күрше авылдан 4 яшьлек бия алып кайттым. Аны бик яраттым. Яхшы тәрбияләдем. Ат–авыл кешесе хуҗалыгында бик кирәкле хайван ул. “Малыш” дип кушамат бирдем үзенә. Ул шундый акыллы иде. Әгәр сүгә башласаң, шунда ук сизенеп ала. Тик мин аны яратып кына ачуландым. Аты-юлы белән хайванга кычкыручыларны сөймим, аңламыйм да. Бигрәк тә атка кычкырсалар. Кешенең дусты да, колы да бит ул ат. Алар икәү генә: ат һәм эт. Сугыш хәрәкәтләре вакытында бу ике җан иясенең нинди зур батырлыклар эшләве хакында күпләрегезнең ишеткәне булгандыр. “Малышым”да шундый акыллы иде. Үзем картайгач, аны күрше авылга алып барып саттым. Биям ике тапкыр артымнан кайтып капка төбендә басып торды. Карчыгым белән сөеп сыйладык үзен. Атны акыллы хайван дими, ни дисең инде?! Кешеләр, рәнҗетмәгез атларны! Алар да тере җан ияләре бит!
Рамазан Мортазин.