Чулман буе балкып торсын

2013 елның 1 мае, чәршәмбе

Һәр елны Камада боз ташуын көтеп алам.  Эх, моннан 60-70 еллар элек без яшь чакларда шаулап-гөрләп китә иде ул. Ә хәзер тын гына, салмак кына  ага да бетә. Чөнки 1956 елда  Самара янында  авызлыклап  Куйбышев гидроэлектр станциясе төзеп куйдылар. Гайрәтле Чулман  ярларыннан ташып киңлеккә җәелде.  Меңләгән гектар болын, үзәннәрне басып диңгезгә әверелде.  Хәзер ул Куйбышев сусаклагычы дип атала.

Быел боз ташуын яңа төзелгән яр буе мәйданчыгыннан күзәттем. Бигрәкләр дә  матур килеп чыккан ул.  Казан елга портын хәтерләтә билләһи.  Асфальт түшәгәннәр, утырып ял итим дисәң урындыклар да бар. Чәчәкләр утырту өчен матур савытлар да урнаштырганнар. Яр кырыен тимер рәшәткәләр белән әйләндереп куйганнар. Балыкбистәлеләр, районыбызга килгән  кунаклар өчен  ял итәргә, Чулман елгасы белән хозурланырга менә дигән урын булган инде. Әмма  шушы матурлыкны күзәткәндә  бик күңелсез күренешкә тап буласың. Кама ярын  чүплеккә  әверелдергәннәр. Нәрсә генә юк анда. Бу  һич килешми инде. Һәр балыкбистәле биредә үзен кунак түгел, ә хуҗа итеп хис итсен иде.

Без оныклар, күрше-тирә малайлар белән монда килгән саен нинди дә булса файдалы эш башкарырга тырышабыз. Бер төшкәндә  балаларның уен мәйданчыгын чистарттык. Икенче көнне сазлы урыннарга гравий, ком салдык. Эстрада мәйданчыгын себереп, чистартып, тәртипкә китердек.  Күршедә яшәүче әби-апалар эш кораллары биреп тордылар.  Ул арада кояш батты.  Малайлар белән 3 рикагать ахшам намазы укыдык.

Киләчәктә  бу ял урынын тәртиптә тоту, матурлау өчен  халыкны җәлеп итеп, даими рәвештә өмәләр оештыру зарур. Агачларга да вакытында су сибеп, саклап, тәрбияләп торырга кирәк. Табигатьне саклау елында һәр кеше  үз өлешен кертсә,  җария сәдака саваплары насыйп булыр.

 

Ширияздан Гарипов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International