Районыбызның “Востокзернопродукт” җәмгыяте игенчеләре быел да кыр эшләрендә сынатмаска исәп итә.
Районда беренчеләрдән булып кыр эшләренә керешкән “Кама” агрофирмасы уңганнары көзге культураларны тукландыруны тулысынча тәмамладылар. Хуҗалык уңганнары Сәмигулла Нәбиуллин белән Рәдиф Галиуллин 2800 гектарда эш башкардылар.
Узган атнада “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Волонтер” иреклеләр үзәге оешуның бер еллыгына багышланган тантана булып узды.
Районыбызда хәрби хезмәткә тантана белән озату матур гадәткә керде. Быел бу чара район үзәгенең Геройлар аллеясында узды.
12 апрель көнне агротехник көллияттә һәр елны үткәрелеп матур гадәткә кергән “Ачык ишекләр” көне узды. Анда быел мәктәпне тәмамлаячак 9 һәм 11 сыйныф укучылары белән бергә мәктәп директорлары да катнашты.
Якташыбыз “Кулон Холдинг” җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдиновның изге гамәлләре райондашларыбызга яхшы мәгълүм. Шуңа аны һәркем үз итә. Аларның узган ел Чулман аръягы районыннан тулысынча үз ягыбызга күченеп кайтуларын да хуплап кабул иттеләр. Инвестор туган ягыбызда нинди эшләр башкарырга планлаштыра соң? Шул сорауларга ачыклык кертү максатыннан без “Кулон Агро” җәмгыяте генераль директоры Рәшит Мифтаховка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Илсур Сабир улы Кәтиев белән 1985 елда район халык контроле утырышында таныштым. Ул аны җитәкли иде. Яшь булуына карамастан үзенең принципиальлеге, җаваплылыгы, тормыш зирәклеге белән игътибарны җәлеп иткән иде ул вакытта.