Узган атнаның шимбә көнендә район башкарма комитетында киңәшмә үтте. Анда район башлыгы И.Валеев катнашты.
Татарстан Республикасы укучыларның IX Спартакиадасында катнашу өчен сайлап алу ярышлары дәвам итә. Март ахырында үсмерләр арасында гер спорты буенча ярыш узды.
Автомобильчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора инде. Берәүләр тизлекне чамадан тыш арттыралар, ярамаган урыннарда узыш оештыралар, икенчеләр куркынычсызлык каешын каптырмыйлар.
30 марттан 30 апрельгә кадәр районда Хәйрия марафоны үткәрелә. Бу Җиңү көне алдыннан уза торган традицион чара. Анда ел саен күпчелек балыкбистәлеләр катнаша.
27 март көнне район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Бу көнне анда мәдәният-агарту, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр җыелды.
Быелгы кышны карлы дип әйтеп булмый инде. Әмма сирәк булса да, бураннар район халкына күңелсезлекләр тудыра. Бу бигрәк тә автомобильчеләр өчен кыен. Бәхеткә каршы, быел урамнарны кардан чистартучы оешманың нәтиҗәле эшләве аркасында юлларыбыз кар көртләренә күмелмәде.
Татар халкында “Хезмәт кешене бизи” дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Әмма теләсә-нинди эш түгел, ә үзең яратып, тәм табып эшли торган хезмәт кенә нинди дә булса нәтиҗәләр китерә. Язмам шундый тырыш, эшенә бөтен күңелен биргән хезмәттәшем “Акчарлак” приютында завхоз һәм шофер вазыйфасын башкаручы Рамил Вагиз улы Рәхимов турында.
“Березка” балалар бакчасында да Май чабу бәйрәмен бик күңелле итеп уздырдылар. Иртәдән үк сабыйлар түземсезлек белән бәйрәм башлануын көттеләр. “Кайчан коймаклар ашыйбыз инде?”,–диештеләр.
16 март көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексының боз мәйданчыгында Яз Кубогы турниры булып узды.
Узган шимбә көнне Кама яры буенда гөрләп, шаулап Май чабу бәйрәме узды. Һава торышы бозылып китүгә карамастан, бәйрәм рухы сүрелмәде.