“Березка” балалар бакчасында да Май чабу бәйрәмен бик күңелле итеп уздырдылар. Иртәдән үк сабыйлар түземсезлек белән бәйрәм башлануын көттеләр. “Кайчан коймаклар ашыйбыз инде?”,–диештеләр.
Май чабу бәйрәмен барлык традицияләрне үтәп бәйрәм иттеләр. Кәмитчеләр дә, Убырлы карчык та килгән иде. Балалар Кышны озаттылар, Язны каршыладылар. Кәмитчеләр белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Карачкыны якканнан соң бик тәмле коймак белән сыйландылар.
Рәсемдә: бәйрәм гөрли.
Гөлназ Нуриева.
Автор фотосы.