30 марттан 30 апрельгә кадәр районда Хәйрия марафоны үткәрелә. Бу Җиңү көне алдыннан уза торган традицион чара. Анда ел саен күпчелек балыкбистәлеләр катнаша.
Узган елгы марафон вакытында барлыгы 471 мең сум акча җыелган иде. Ул тулысынча мохтаҗ гражданнарга, инвалидларга, ветераннарга, бәла-казадан зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен тотылды. Хәйриячеләр арасында гади балыкбистәлеләр белән беррәттән РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Богуславский, РТ Дәүләт Советы депутатлары Д.Самаренкин, А.Фәхретдинов шулай ук эшмәкәрләр дә бар. Моннан тыш районда мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә төрле чаралар үткәрү, социаль әһәмияттәге объектларны–һәйкәлләрне, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерү өчен республиканың эре предприятиеләре хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Узган ел бу максатларга районга 1 миллион 300 мең сум акча бүленде.
“Йолдыз” фонды балыкбистәлеләрне Хәйрия марафонында актив катнашырга чакыра. Һәр игелекле кешенең хәйрия ярдәме зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Кемгәдер сәламәтлеге кайтарыла, фаҗига югалтуларын җиңәргә булыша.
Хәйрия ярдәме өчен банк реквизитлары:
ИНН 1634006621 КПП 163401001
ОГРН 1091600004583
Расчетный счет 40703810102540000121
Рыбно-Слободский доп.Офис Чистопольского филиала
ОАО “Ак Барс” банк