Акланулар кабул ителми

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Узган атнаның шимбә көнендә район башкарма комитетында  киңәшмә үтте. Анда район башлыгы И.Валеев катнашты.

Киңәшмәдә  төзелеш, капиталь ремонт һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге көнүзәк мәсьәләләр хакында җитди сөйләшүләр булды, карарлар кабул ителде. Болар турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктора үсеше  буенча урынбасары Рәсим Җамалиев мәгълүматлары тыңланды. Үз чыгышында ул районда төзелеш, капиталь ремонт барышын анализлады. Билгесез сәбәпләр аркасында төзекләндерү эшләренә  керешмәүче төзү оешмасы җитәкчеләрен тәнкыйть сүзләре белән телгә алды.  Аерым алганда район үзәге халкын су белән тәэмин итү мәсьәләсе аерым югарылыкта тикшерелде.

Киңәшмәдә  су басу куркынычы янаган авылларда ашыгыч чаралар күрергә кирәклеге әйтелде. Шулай ук  алдан игълан ителгән  чисталык һәм төзекләндерү буенча ике айлык кысаларында да  нәтиҗәле эш башкарырга кирәклеге ассызыклап үтелде.  Күп кенә авыл җирлекләрендә  елга-ерганакларда   хасил булган чүплекләрдән  тизрәк арыну бурычы куелды. Киңәшмә барышында  язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре хакында да  сүз булды. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев үз чыгышында “Логос”, “Ильдан”, “Зюзино”, “Азык-төлек корпорациясе”, “Аяз-Ойл” хуҗалыклары үрнәгендә башкаларны да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды.

–Бүгенгесе көнне бер килограмм ашлама кайтармаган хуҗалык җитәкчеләренең гамәлләрен  берничек тә аңлап булмый. Эшне тамырдан яхшыртырга, ашлама, ягулык, чәчүлек орлык запасын җитәрлек  күләмдә туплау мөһим. Бу мәсьәләләр буенча  бернинди аклану кабул ителми, язгы кыр эшләренә әзерлек тиешле югарылыкта булырга тиеш,–диде ул.

Киңәшмә барышында башка күп төрле мөһим  мәсьәләләр тикшерелеп анализланды.

 

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International