ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2013 ел
сишәмбе

Рус Әшнәге фермасы эшчәннәре соңгы елларда сөт җитештерү күләмен арттыру һәм  аның сыйфатын яхшырту буенча нәтиҗәле эш башкаралар.


15
март, 2013 ел
җомга

Билгеле булганча, 2009 елдан дәүләт янгын күзәтчелеге органнарына гражданнар оборонасын оештыруга һәм халыкны, территорияләрне табигый, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә күзәтчелек итү дә өстәлде.


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

22 март көнне  чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне була. Аны  “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан итте.


13
март, 2013 ел
чәршәмбе

Район үзәк больницасының  табиб-неврологы Әлфия Ширияздан кызы Гарипова шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилее уңаеннан район башлыгы Илһам Валеевның  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Районның сәламәтлек саклау системасында күпьеллык, нәтиҗәле хезмәте белән иреште ул мондый хөрмәткә.


12
март, 2013 ел
сишәмбе

Әле моннан дистә еллар элек кенә  хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән янәсе. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек.


11
март, 2013 ел
дүшәмбе

Кызымны тәүге тапкыр Полянка балалар бакчасына илткән көн хәтердә уелып калган. Сабыем чит кешеләр белән каласы килмичә үксепме-үкси. Әнисенең дә күзләренә яшь тулды. Инде нишләргә дип торганда бер яшь кенә, чибәр тәрбияче килеп кызыбызны кулларына алды. Шул мәлдә үк елавыннан туктады нарасый. Ә икенче көнне инде үзе үк кулларын сузып Тәнзилә апасы кочагына кереп сыенды. Соңрак белдек бер атна буе аның итәгеннән төшмәгән икән. Үзәк балалар бакчасына күченгәч тә, “Тәнзиә апа янына балам”,–дип аптыратты. Сабый йөрәген алдап булмый шул. Ул саф күңеллеләргә, үзен яратканнарга гына тартыла.


6
март, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстанда 13 ел инде  “Йолдызлык” дип аталган балалар  республика конкурсы үткәрелә. Анда районыбыздан да  бик күп яшь талантлар катнаша. Үткән атнаның якшәмбе  көнендә район Мәдәният йорты сәхнәсендә район үзәге һәм авыллардан бик күп яшь артистлар чыгыш ясады.


4
март, 2013 ел
дүшәмбе

Узган сишәмбе көнне район үзәк больницасында медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе  булып узды. Анда 2012 елга йомгаклар ясалды. Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров, эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Мостафин, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының  Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Р.Әхмәтов катнаштылар.


28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Күптән түгел генә Ямаш авылыннан  ветеран-укытучы  Зөлфирә Галәвова  республика пенсионерлары арасында уздырылган чемпионатта катнашып матур нәтиҗәләргә иреште.


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район Мәдәният йортында  ир-егетләр бәйрәменә багышланган конкурс уздырылды. Чараны оештыручылар–Мәдәният йорты хезмәткәрләре кичәне кызыклы итеп оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International