Кызымны тәүге тапкыр Полянка балалар бакчасына илткән көн хәтердә уелып калган. Сабыем чит кешеләр белән каласы килмичә үксепме-үкси. Әнисенең дә күзләренә яшь тулды. Инде нишләргә дип торганда бер яшь кенә, чибәр тәрбияче килеп кызыбызны кулларына алды. Шул мәлдә үк елавыннан туктады нарасый. Ә икенче көнне инде үзе үк кулларын сузып Тәнзилә апасы кочагына кереп сыенды. Соңрак белдек бер атна буе аның итәгеннән төшмәгән икән. Үзәк балалар бакчасына күченгәч тә, “Тәнзиә апа янына балам”,–дип аптыратты. Сабый йөрәген алдап булмый шул. Ул саф күңеллеләргә, үзен яратканнарга гына тартыла.
–Үземне белә-белгәннән тәрбияче инде мин. Ике энем белән сеңлемне карап үстердем. Ни хикмәт, мин бишек җырлары көйләп, иркәләгәч кенә йокыга китәләр иде. Әнкәй үзе дә гаҗәпләнә иде инде,–дип искә ала Тәнзилә ханым. Шул вакытта ук укытучы, яки тәрбияче булу теләге бөреләнә кыз күңелендә. Әмма тормыш мәшәкатьләре аркасында мәктәпне тәмамлагач ук укуын дәвам итә алмый Тәнзилә. Ул арада авылның бер дигән егете Минзаһир гашыйк була үзенә. Ике йөрәктә кабынган мәхәббәт уты туйларыннан соң гаилә учагы булып дөрли башлый инде. Озак көттерми мәхәббәт җимешләре–Гөлназлары туа. Аңа өч яшь тулгач кына район үзәгендәге балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып урнаша. Сабыйларның аны яратуын, балалар белән эшләргә сәләтен күреп бакча җитәкчесе тәрбиячеләр әзерләү курсларына җибәрә үзен. Икенче кызлары–Чулпаннары тугач Тәнзилә Рәхимова читтән торып укып тәрбияче дипломы ала.
1985 елдан ул Полянка балалар бакчасында эшли. Бу бакча заманында районда алдынгылардан санала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүгә багышланган район күләмендәге семинарлар еш үткәрелә. Тәнзилә Рәхимова үткәргән ачык дәресләр һәрвакыт югары бәяләнәләр. Ул һәр дәрескә иҗади якын килә, балаларны мавыктырырлык итеп үткәрә. Тиздән Тәнзилә ханым 1 категорияле тәрбияче дәрәҗәсен ала.
–Тәрбияче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?–дип сорадым язмам героенннан.
–Элегрәк 11 айлык балаларны да алып киләләр иде бакчага. Аналары үзләре дә бала-чага дигәндәй. Ишекнең бер ягында баласы үкси, икенче ягында аналары елый. Икесен дә тынычландырырдай, юатырдай сүз табарга кирәк.
Группадагы 30 балада 30 холык. һәрберсенә аерым мөнәсәбәт табарга тырышабыз инде. Бер ишләренә йомшак мөгалләмә , икенчеләренә кырысрак булу кирәк. Өйләрендә тәрбия җитмәүдәнме, бөтенләй тыңламый торганнары да бар. Андыйларның кечкенә генә уңай якларын табып ешрак мактарга кирәк. Мактагач тагын да яхшырак булырга тырышалар инде алар. Балага бер кайчан да кычкырырга, әрләргә ярамый. Ә иң мөһиме тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш инде.Бала аннан үрнәк ала бит.
Узган гомерләр диген. Минзаһир абый белән тормыш корганнарына да быел 36 ел була икән. Бәгырь җимешләре–кызлары да йөзләренә кызыллык китермәслек итеп яшәп, эшләп яталар. Икесе дә югары белем алганнар. Яраткан эшләре, гаиләләре бар. Хәзерге көндә дүрт онык сөяләр Рәхимовлар. Бәхет шул түгелмени? Тәнзилә ханымның тәрбияче булып эшли башлаганына да 30 ел узган.
– Хәзер кайчандыр безнең бакчага йөргән ата-аналарның балалары килә башлады. Аларны әти-әниләренә охшатып сөябез. Ике тамчы су кебек охшаганнары да бар, валлаһи,–ди ул.
әр ата–ана баласының ясле-бакчада, мәктәптә яхшы тәрбиячеләр, укытучылар кулына эләгүен тели. Бу җәһәттән, бик күпләр Тәнзилә Габдрахман кызы Рәхимовага рәхмәтле инде. Мин дә аны очраткан саен, тәүге мәртәбә кызымны бакчага илткән көнне искә алам. Беренче күрүдә үк ышаныч уятты ул. Йөзеннән бөркелгән зыялылыгыннан димме, сабырлыгыннанмы? Ничек кенә булмасын, андый кешеләргә иң кадерле нарасыеңны һич икеләнүсез ышанып тапшырасың инде.
Илгиз Җамалиев.