Бушлай юридик ярдәм

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

22 март көнне  чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне була. Аны  “Россия юристлар ассоциациясе” Гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан итте.

 Бу көнне Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” партиясе  рәисенең  региональ  җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” партиясенең район  җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә шулай ук   Россия юристлар  ассоциациясе  Татарстан региональ бүлегенең үзәкләрендә халыкка  бушлай  юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Халыкны кабул итү бөтен республика буенча  56 пунктта эш көне дәвамында (Казан шәһәрендә 9.00 дән 17.00 сәгатькә, районнарда 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр) алып барылачак.

Юрист-консультантлар сыйфатында  Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституцион суды аппараты,  РФ Юстиция министрлыгының  Татарстан Республикасы буенча идарәсе  җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлар ассоциациясе әгъзалары катнашачаклар.

Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге рәисе  М.М.Курманов раслаган дежурлык графигы шулай ук  кабул итү пунктлары һәм бушлай консультация бирү үзәкләренең адреслары, аларның телефоннары белән 19 марттан соң  Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының  сайтында “Россия юристлар ассоциациясе” бүлегендә  танышырга мөмкин. Адресы: http://minj ust. tatarstan. ru/rus assocjurist. htm

ТР юстиция министрлыгының матбугат үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International