Ул һаман да яшьләрчә...

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Күптән түгел генә Ямаш авылыннан  ветеран-укытучы  Зөлфирә Галәвова  республика пенсионерлары арасында уздырылган чемпионатта катнашып матур нәтиҗәләргә иреште.

Дистә елдан артык инде ул  район күләмендә үткәрелә торган җиңел атлетика һәм чаңгы ярышларында актив катнашып елның-елында призлы урыннар яулый. Ә быел аның чынлап торып спорт белән шөгыльләнүенә 45 ел тулды. 40 елдан артык Ямаш мәктәбендә эшләп,  узган ел  ул лаеклы ялга чыккан. Әле дә аны коллективларында  күпләр юксына.

–Бар яктан да актив, өлгер, җитез ул. 26 елдан артык мәктәптә  укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкарды. Җәмәгать эшләрендә дә бик актив катнашты,–ди мәктәп директоры Алмаз Баһавиев аның турында.

Зөлфирә күрше Юлсубино авылында  гомере буе укытучы булып эшләгән Вәгыйз абзый белән  авыл китапханәчесе буларак халыкка мәдәни хезмәт күрсәткән Зәйтүнә апа гаиләсендә 5 малай арасында бердәнбер кыз бала булып дөньяга килгән. Көтеп алган кадерле кыз бала булса да, әнисе янәшәсендә иркәләнеп үсми ул. Кечкенәдән абыйлары белән хуҗалык эшләрендә катнаша. Күпләрне сокландырып печән чаба, хәтта балта эшенә дә кулы ята аның.  Күп һөнәр иясе булуына  үзе дә сөенә. Кеше  бар эшкә дә һәвәс, оста булырга тиеш диләр бит. Кечкенәдән ир малайлар арасында үскәнгә, кулына чүкеч, пычкы, балтаны  еш алырга туры килә аңа. Әтисе дә  бу синең эш түгел дип тыймый, киресенчә, эш серләренә төшендерә.  Зөлфирә 8 сыйныфны тәмамлагач, әтисе һөнәрен үз итеп Арча  педагогия училищесына юл тота. Анда барлык фәннәрне яхшы үзләштерү белән бергә җиңел атлетика, чаңгыда йөгерү кебек спорт төрләре белән кызыксына. Хәтта уку йорты данын яклап республика бәйгеләрендә чыгыш ясарга да туры килә аңа. Ямаш мәктәбе коллективына эшкә килүенә чиксез сөенә ул.  Физкультура, спорт белән ныклап торып шөгыльләнгән мәктәп директоры һәм хезмәттәшләре дә аңа  тик торырга ирек бирми. Сәламәт яшәү рәвешен үз  итү  аларның эшендә һәм тормышларында  төп юнәлешкә әйләнә. Авыл тормышында  һәркөнне диярлек  мавыктыргыч күңелле уеннар, бәйгеләр оештыралар. Нәкъ шундый чараларның берсендә кыз  яңа гына Казан ветеринария институтын тәмамлап кайткан  яшь белгеч Васыйл исемле егет белән очраша башлый. Дуслык җепләре елдан-ел ныгый аларның һәм  ике якның да фатыйхасын алып, 1976 елда гаилә корып җибәрәләр. Ә инде ике елдан соң  һәр ике якның да хезмәт коллективлары ярдәме белән  яңа йорт җиткезеп керәләр. Менә шул вакытта аңа  балалык елларында абыйлары арасында  алган хезмәт күнекмәләренең  кирәге чыга да инде.  Тормыш иптәше Васыйл белән алар күп эшне бергәләшеп башкаралар.  Үзара килешеп,  дус, тату эшләгәндә әллә нинди авыр, катлаулы  булып тоелган гамәлләрне дә бик җиңел һәм күңелгә ошарлык итеп үтәргә мөмкин. Алар да авылда күпләрне сокландырып матур яшиләр, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсына һөнәр сайлауда  һәм олы тормыш юлына басарга булышалар. Бүген икесе дә лаеклы ялда булсалар да,  кул кушырып тик утырырга яратмыйлар. Спортны да үз итәләр,  абзарда терлек асраудан да ямь, тәм табалар. Тормышта актив булу күбрәк хәрәкәтләнү, тырыш, хәләл хезмәтләре белән көн күрү аларның яшәү принцибына әйләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International