Салган эзләре маяклы

2013 елның 19 марты, сишәмбе

Рус Әшнәге фермасы эшчәннәре соңгы елларда сөт җитештерү күләмен арттыру һәм  аның сыйфатын яхшырту буенча нәтиҗәле эш башкаралар.

Бу коллектив турында “Кама” агрофирмасы җитәкчеләреннән дә шактый гына мактау сүзләре ишеткәч  бирегә килеп эш шартлары, терлекчелектәге хәлләр белән якыннанрак танышырга булдык.  Озата килгән юлдашымнан да  байтак кына җылы сүзләр ишеттем.

–Безнең бу коллективта 668 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 350 се савым сыерлары. Терлекчеләрнең барысы да  үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Бүген араларында Вәсилә Гайнетдиновага тиңнәр юк. Февраль аенда гына да ул 8571  килограмм сөт савып озатты. Бу узган елдагыдан 2800 килограммга артык.  Һәркөнне  үз кул астындагы 50 баш сыердан ул 300 килограммнан артык сөт савып озата. Продукция муллыгы өчен генә түгел, сыйфатка да зур игътибар  бирүе белән мактаулы да инде ул,–ди агрофирма директорының терлекчелек буенча урынбасары Минсур Әхмәтов.

Шунысын да әйтергә кирәктер,  Вәсиләнең бу эш сөючән коллективка килүенә быел 20 ел тулган.  Әй бу вакытның тиз үтүе, әле кайчан гына туган авылы фермасында  хезмәт куйган өлкәннәр янәшәсендә күнекмә алган иде.  Әти-әнисе дә ул елларда кызларының  хуҗалыкта  эш серләренә бик теләп төшенүен хупладылар.  Эш сөйгәнне–ил сөя, дип хак әйтә бит халык.  Кайда гына эшләсәң дә, яратырлар үзеңне дип, кызларын да   алар үзләре үрнәгендә яшәүләрен теләделәр. Әмма яшьлек  барыбер үзенекен итә шул.  Күңел һаман каядыр ашкына, тормыш юлы чиксез озын төсле тоела. Мәктәп елларыннан ук хуҗалык эшләрендә катнашып, үз ярдәмче хуҗалыгындагы терлекләр янында еш чуалуы, әти-әниләре хезмәтен җиңеләйтү өчен тырышкан кыз мәктәпне тәмамлагач шәһәргә китәргә уйлый. Бу ашыгыч карарны ул  сыйныфташ яшьләре йогынтысы белән кабул итә. Әмма кечкенәдән авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да диярлек катнашып үскән, шуңа ияләнеп күнекмә үткән кыз  шәһәрдә озак тоткарланмый, кабат туган авылына әйләнеп кайта. Биредә ул нәкъ үзе  төсле эш сөючән, тырыш, уңган егет Миннур белән кавыша, гаилә корып җибәрәләр. Әмма яшь гаиләгә   үз күңелләренә ошаган хезмәт кенә аз шул. Яхшы торак йорт та кирәк.  Ләкин бу хыялны чынга ашыру  шактый кыен була. Менә шунда инде алар район газетасында эшче көчләр күпләп таләп ителгән Рус Әшнәгендәге хәлләр турында укып танышкач, шунда күченергә булалар.  Күңелләренә хуш килгән эш тә табыла, алдан вәгъдә ителгәнчә, колхоз идарәсе торак йорт белән дә тәэмин итә.  Әкренләп аны алар  киңәйтеп яңарталар, абзар-кураларын ныгыталар, терлекләр асрый башлыйлар.  Шулай итеп тырыш хезмәтләре белән  кыска гына вакыт эчендә Вәсилә белән Миннур колхозның иң алдынгы сыер савучысы һәм әйдәүче механизаторы булып танылалар.  Дөньялар бераз үзгәреп киткәч тә яшьлектә сайлаган һөнәрләренә тугры калып аны алыштырырга ашыкмыйлар, хуҗалыкта эшләүләрен дәвам иттерәләр. Ә эш кешесенә кадер-хөрмәт һәр коллективта да зур. Алар да монда 20 ел хезмәт куюлары дәверендә бик күп мактау, рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Вәсилә  фермадан арып   сыер савып кайтуга карамастан, үз ярдәмче хуҗалыгында да өлгерә. Үзвакытында алар   дистәләгән баш мөгезле эре терлек асрыйлар.  Уллары Ирек тә  әти-әнисе янәшәсендә хезмәт куеп үсеп бүген шәһәрдә күңеленә охшаган һөнәргә өйрәнә, техникумда белем ала.

Иркен, олы йортта алар бүген инде икәүдән-икәү генә  калсалар да сыер, терлекләр асраудан  читләшмиләр. Яшьлек мавыгуларыннан тиз генә арыну мөмкинме соң? Алар әнә шулай балачактан сайлаган һөнәрләреннән тәм, тормыштан ямь табып хуҗалыкта икесе дә тырыш хезмәт куеп, күпләргә үрнәк булып гомер кичерәләр.

Рәсемдә: савым остасы Вәсилә Гайнетдинова.

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International