Ватанны саклаучылар көне алдыннан район хәрби комиссариатында Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флотының 95 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр тапшыру тантанасы булды.
Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең әйтүләренә караганда “Кама” агрофирмасы бүген район хуҗалыклары җитештергән терлекчелек продуктларының 30-40 процентын реализациялиләр.
Моннан 24 ел элек 1989 елның 15 февралендә Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән соңгы Совет солдаты әлеге илдән чыгарылды. Ун елга сузылган трагик эпопея әле дә булса сугышчы-интернационалистларның хәтерен дулкынландыра, уллары чит җирдә һәлак булган ата-аналарның йөрәк ярасын телгәли.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районыбызга рәсми визитын Качкалак авылындагы Камил Гобәйдуллинның фермерлык хуҗалыгыннан башлады.
21 нче гасыр заманча технологияләр һәм фәнни-техник прогресс һәрбер йортка үтеп кергән чор. Хәзер һәр гаиләдә диярлек компьютер бар, Интернетка тоташтырылган. Бу авыл һәм шәһәр кешеләрен өйдән чыкмыйча күп төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәттән файдалану мөмкинлеге бирә.
8 февраль–Россия фәне көнендә Казан Федераль университетының актлар залында “Татарстанның иң яхшы яшь галиме–2012” республика конкурсына йомгак ясалды.
Район спорт-техник клубы (ДОСААФ) эшчәнлеген эффектлаштыру һәм аны яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрү турында бу оешманың район конференциясендә сөйләштеләр.
Матур гадәткә кергән киң массалы чаңгы ярышы быел Чулман елгасы өстендә үтте. Аңа район үзәгеннән һәм авыллардан меңнән артык спортчы җыелды.