23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

2013 елның 22 феврале, җомга

Балык бистәсе егете Тимур Вәлиев узган ел ахырында гына  хәрби хезмәтен тәмамлап туган ягыбызга кайтты.  Ул Ерак Көнчыгышта   кече сержант, отделение командиры вазыйфасында хезмәтен тәмамлады.  Илебез читендә бер ел  туктаусыз хәрби өйрәнүләр һәм практик күнекмәләр белән сизелми дә узып китте.  «Армия хезмәте егетләр өчен бик кирәк»,–ди Тимур.   Киләчәктә ул югары уку йортында белем алырга планлаштыра.

Рәсемдә: Т.Вәлиев.

 

В.Родионов фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International