21 нче гасыр заманча технологияләр һәм фәнни-техник прогресс һәрбер йортка үтеп кергән чор. Хәзер һәр гаиләдә диярлек компьютер бар, Интернетка тоташтырылган. Бу авыл һәм шәһәр кешеләрен өйдән чыкмыйча күп төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәттән файдалану мөмкинлеге бирә.
Мисалга, торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләүләр, шулай ук газ, электр энергиясе, телефонга, Интернет аша үзегезнең күпме бурычлы булуыгызны бик тиз ачыкларга мөмкин. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталына кереп боларның барысы да тиз эшләнә.
–Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләүләргә Интернетка кереп үзеңнең счет номерыңны һәм күпме суммада түләячәгеңне генә күрсәтергә кирәк. Бу мәгълүматларны да порталда теркәү процедурасы үтсәгез, икенче кат язып торырга кирәк түгел,–ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.Җамалиев. –Шәхси кабинетта теркәлү һәр ай саен кирәкле мәгълүматларны алып бару мөмкинлеге бирә. Дәүләт хезмәте порталы аша түләү үзвакытында башкарыла һәм алар турында мәгълүматларның барысы да кулланучының шәхси кабинеты счетында саклана. Районыбызда әлегә бу уңайлы мөмкинлектән бик азлар гына файдалана. Өстенлекләре бик зур, тиз, уңайлы һәм бернинди чиратлар да юк. Боларның барысы өйдә өстәл артында утырып кына эшләнә. Дөрес, районыбызда да инде бу яңалыкны киң кулланучылар күзәтелә. Мисал өчен халыкны социаль яклау бүлеге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, региональ казначылык идарәсе, мәгариф бүлеге, финанс палатасы һәм башкалар. Бер мәртәбә файдаланып карасаң, балыкбистәлеләр аның ни дәрәҗәдә уңайлы булуын аңлап беркайчан да кул селтәмәсләр.
В.Родионов.