Эшне яңа дәрәҗәгә күтәрү

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе

Район спорт-техник  клубы (ДОСААФ)  эшчәнлеген эффектлаштыру һәм аны яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрү турында  бу оешманың район конференциясендә  сөйләштеләр.

Бүгенгесе көнне район спорт-техник клубы  заманча эшләүгә зур иътибар бирә. Әлбәттә, аның бурычлары да  тормышыбыздагы күп кенә социаль-икътисадый шартлар үзгәргән кебек яңа юнәлеш алды.  Шулай да  хәрби хезмәткә техник кадрлар хәзерләү, район халкының  шәхси мәнфәгатьләрен  канәгатьләндерү элеккегечә кала.  Бу юнәлештә дә җирле спорт-техник клубының  үз уңышлары бар.  Боларның барысы  турында да  район спорт-техник клубы рәисе  Әсгать Сөнгатов бик җентекләп сөйләде:

–Без район оешмасының  укыту матди базасын һәм төп фондын саклап кала алдык. Оешманың башлангыч структурасы да көйле эшли. –Соңгы 4 ел эчендә автомобильчеләр хәзерләү курсында барлыгы 1300 дән артык кеше  укып белгечлек алдылар.  Районның 5 мәктәбендә югары сыйныф укучыларын “В” категорияле  автомобиль йөртүче итеп хәзерләү программасы  эшләп килә. Район мәшгульлек үзәге белән бергә 24 кешене укытып чыгардык. Безнең эшебездә төп юнәлеш булып  хәрби техник спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләләре тора.  Бездә барыннан да бигрәк мылтыктан ату һәм картинг төрләренә зур өстенлек бирелә.  Елның-елында бу түгәрәкләргә  яшүсмерләр һәм  яшьләр күбрәк язылалар.  Күп төрле ярышлар үткәрәбез.  Шулай ук  республика бәйгеләрендә дә катнашабыз. Моннан тыш  балыкбистәлеләр арасында  автомобильдә узышу буенча  берничә мәртәбә ярышлар  оештырылды.  Аны үткәрүдә  ЮХИДИ һәм  спорт, яшьләр эше бүлекләре  иганәчелек ярдәме күрсәттеләр,–диде ул.

Район спорт-техник оешмасы биләмәсен  төзекләндерү буенча да  соңгы елларда зур эшләр башкарылган.  Брусчаткадан юллар салынган, административ бина ремонтланган. Уку кабинеты, гараж төзелгән, яңа автомобильләр алынган һәм башкалар. Бер сүз белән әйткәндә,  оешманың  практик эшчәнлеге дә яхшы үсеш алган. Ул киләчәктә эффектлы эшләүгә юнәлтелгән.  Район отчет–сайлау конференциясендә  спорт-техник клубы рәисе итеп кабат Әсгать Сөнгатов сайланды.

Вячеслав Родионов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International