ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

1 февральдән райондагы  8,7 меңнән артык пенсионерның хезмәт пенсияләре 6,6 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә хезмәт пенсияләренең уртача күләме 8063,89 сумны  тәшкил итте. Шулай ук картлык, инвалидлык  буенча хезмәт пенсияләре артты (индексация коэффициенты 1,066).


6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Халык күршеләр турында  уйлап чыгарган күп санлы әйтемнәрнең берсе генә бу.  Аларның һәрберсендә күрше белән  дус яшәргә кирәк дигән хакыйкать ята инде. Югыйсә, тормыш  әрләш-талашка әйләнеп калырга мөмкин.


5
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Күптән түгел район кулланучылар җәмгыяте бинасында  пайчы вәкилләренең  йомгаклау җыелышы булды. Анда  җирле кулланучылар кооперациясенең  киләчәк үсеше турында эшлекле сөйләшү барды. Яңа  икътисадый-технологик инструментлар кулланып алга бару–район кооператорлары җыелышының  көн тәртибендә әнә шул төп мәсьәлә каралды.


4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Котлы Бөкәш авыл җирлегенең халык җыенында  ТР Президентының территорияләр белән эшләү  идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов һәм муниципаль район башлыгы Илһам Валеев катнашты.


1
февраль, 2013 ел
җомга

Сталинград сугышы... Бу сүзләр мәктәп елларыннан ук  һәрберебезнең  хәтеренә сеңгән. Күбебез бу шанлы вакыйгаларны китаплар, кинолар, ветераннарның хикәятләреннән  ишетеп кенә белә инде. 


31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Күптән түгел район прокурор каршындагы  балигъ булмаганнарның хокук тәртибен бозуларны кисәтү буенча эшче группаның чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район прокуроры А.Хусаенов, Россия эчке эшләр министрлыгының  Балык бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы Н.Мостафин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Р.Хәбибуллин, шулай ук социаль служба һәм бүлек  җитәкчеләре катнашты.


30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Халык арасында янгын куркынычсызлыгын  пропагандалау,    кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар  әледән- әле кабатланып тора.


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә генә Күки авылының  иң өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Госман ага Нотфуллинны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов 95 яшьлек юбилее белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Аңа РФ Президентының  котлау хаты белән муниципаль район башлыгы Илһам Валеевның бүләген тапшырды. Авыл аксакалы бу көнне  халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина  белән авыл җирлеге башлыгы Мәүлә Исхаковтан да истәлекле бүләк кабул итте.


28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

“Сабакай авылы терлекчелек фермасы коллективы Кама” агрофирмасында  иң тотрыклы эшләүчеләр рәтендә. Биредә барысы 740 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 400 е савым сыерлары. Бу коллектив  һәркөнне хәзерләүчеләргә 2750 килограмм сөт озата.


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга

2013 елның 1 мартында муниципаль торакны бушлай хосусыйлаштыру  төгәлләнә. Йорт һәм фатирларын хосусыйлаштырмаган гражданнарның  нибары  бер ай вакытлары калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International