Күптән түгел район прокурор каршындагы балигъ булмаганнарның хокук тәртибен бозуларны кисәтү буенча эшче группаның чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район прокуроры А.Хусаенов, Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы Н.Мостафин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин, шулай ук социаль служба һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.
Район прокуроры каршындагы бу эшче группа беренче елын гына эшләми. Аның төп максаты хокук саклау органнарының яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелеккә каршы көрәшен координацияләү, балигъ булмаганнарның хокук тәртибен бозуларын профилактикалау турындагы законнарны үтәү. Шулай ук балаларның законлы хокукларын саклау.
Бу утырышка үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаучы ата-аналар чакырылганнар иде. Кызганычка каршы бала тәрбияләүдә үз бурычларына салкын караучы ата-аналар байтак. Бер гаиләдән ата кеше чыгып киткән. Хәзер алиментлардан качып йөри. Икенче гаиләдә ана эчкечегә әверелеп балалары турында кайгыртмый.
Күп балалы бер ана күке кебек үзенең балигъ булмаган балаларын туганнарына тараткан. Ә үзе йортка кергән ир сәләмәсе белән аракы эчеп ята. Икенче бер хатын 4 бала тапкан. Шуларның 3 сен социаль приютка тапшырган. Өченчесенең ире дә эшчән, яхшы. Ә үзе эчүгә сабышкан. Шуңа да йортлары пычрак, балалары тәрбия күрми.
–Без һәр очракны анализларга тырышабыз. Ярдәм кирәк булса булышабыз. Әмма күп нәрсә ата-аналарның үзләреннән, яңа тормыш башларга теләкләреннән тора бит,–диде район прокуроры А.Хусаенов.
Эшче группа утырышында җитди сөйләшү булды. Аның әгъзалары үз фикерләрен ачыктан-ачык әйттеләр, тәкъдимнәр керттеләр, килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләделәр. Кайбер хатын-кызларның ата-аналык хокукларын чикләү турында тәкъдим кабул ителде.
В.Родионов.