Йорт түгел, күрше сатып ал икән

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе

Халык күршеләр турында  уйлап чыгарган күп санлы әйтемнәрнең берсе генә бу.  Аларның һәрберсендә күрше белән  дус яшәргә кирәк дигән хакыйкать ята инде. Югыйсә, тормыш  әрләш-талашка әйләнеп калырга мөмкин.

Балык бистәсендә яшәүче Липатов һәм Шәйхиевның  (фамилияләре үзгәртелде) беренче мәртәбә  нигә әрләшкәннәрен алар үзләре дә хәтерләмидер инде. Әмма күршеләр арасындагы дошманлык еллар буе дәвам итә.  Бу “салкын сугыш” үзара  әйткәләшүләр,  әрләшүләргә кайтып кала.  Әмма көннәрнең берендә Липатов үзенең сараеның түбәсен ремонтларга керешә.  Ә сарай күршесенең җир участогы чигенә үк салынган.  Түбәне төзекләндерү өчен  телисеңме-теләмисеңме Шәйхиев  җиренә керергә кирәк.  Соңгысы  мондый рөхсәтне бирми инде.  Шуннан соң Липатов  сарай түбәсен ремонтлауга комачаулык итмәсен дип район судына  мөрәҗәгать итә. Моңа җавап итеп Шәйхиев  Липатовка хуҗалык корылмаларын  аның җир участогыннан бер метр читкә күчерүне таләп итеп судка гариза яза.  Әмма суд тикшерүе вакытында  Липатовның сарае һәм мунчасы Шәйхиев җир участогын рәсмиләштергәнгә  кадәр үк  төзелгән булуы ачыклана. Шуның өстенә  межалау да  дөрес ясалмый.  Закон нигезендә  межалау үткәргәндә күрше җир участоклары хуҗалары белән участок чикләре килештерү һәм билгеләү акты төзелергә тиеш.  Шәйхиев исә  бу процедурага  өч күршесен чакыра, ә Липатов турында билгеле сәбәпләр аркасында оныта. Нәтиҗәдә межалау Липатовның  ризалыгыннан башка гына ясала.  Ул  күршесенең җир  участогының   хуҗалык корылмалары стенасы буеннан ук үтүенә килешмәс тә иде инде.

Район суды Шәйхиевны Липатовка  түбәне ремонтлауда  комачаулык итмәскә дигән карар чыгарды.  Әмма дә бу вакыйгадан  соң күңелләрдә авыр  хис кала. Кеше көлдермичә, үзара килешеп була иде бит инде күршеләргә. Энергия, көч, нервларга башка кулланыш та табарга мөмкин бит.

 

В.Родионов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International