Торакларны янгыннан саклыйк!

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Халык арасында янгын куркынычсызлыгын  пропагандалау,    кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар  әледән- әле кабатланып тора.

Янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан, көнкүреш электр приборларыннан файдалану, урнаштыру кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мичләр ягу–янгыннар чыгуга төп сәбәпләр булып торалар.

Статистика күрсәткәнчә, торак сектордагы һәр бишенче янгын мичләрне салу һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыгалар. Яңа ел башыннан мондый янгын очракларының артуы күзәтелде. Кызганычка каршы, кайбер йорт хуҗалары куркынычсызлык таләпләренә салкын карыйлар.  Мунчаларда кулдан ясалган мичләр кулланалар. Аларны урнаштырганда элементарь таләпләр дә үтәлми. Мәсәлән, янучан конструкцияләр белән мич арасындагы ара  тиешенчә калдырылмый. Мичләрне янганда караучысыз калдыралар, чамадан тыш кызуына юл куялар.

 Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү генә йортыгызны, мал- мөлкәтегезне янгыннардан сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International