1 февральдән райондагы 8,7 меңнән артык пенсионерның хезмәт пенсияләре 6,6 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә хезмәт пенсияләренең уртача күләме 8063,89 сумны тәшкил итте. Шулай ук картлык, инвалидлык буенча хезмәт пенсияләре артты (индексация коэффициенты 1,066).
Безнең районда 7530 кеше картлык буенча, 887 кеше инвалидлык буенча, 309 кеше туйдыручысын югалту сәбәпле хезмәт пенсияләре алалар. Хезмәт пенсияләре уртача 494,54 сумга, шул исәптән картлык буенча хезмәт пенсияләре 507,23 сумга артты. 2013 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясенең мөстәкыйль рәвештә исәпләү өчен 2013 елның гыйнварында алган пенсия суммасын индексация коэффициенты 1,066 га тапкырларга кирәк. Түләүләрнең гомуми күләмен белү өчен артудан соң килеп чыккан пенсия күләменә башка төрле түләүләр суммасын кушарга кирәк.
Дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсия, өстәмә айлык материаль тәэмин ителеш (ДЕМО), компенсацион түләүләр, хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше һәм ашыгыч пенсия түләүләр 1 февральдән арттырылмады.
Пенсияләрне корректировкалау автоматик режимда башкарыла. Гражданнарга Пенсия фонды органнарына килергә кирәк түгел.