Нибары бер ай калды

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

2013 елның 1 мартында муниципаль торакны бушлай хосусыйлаштыру  төгәлләнә. Йорт һәм фатирларын хосусыйлаштырмаган гражданнарның  нибары  бер ай вакытлары калды.

Бу процесс 1991 елдан (22 ел) бирле дәвам итә. Меңнәрчә балыкбистәлеләр торак хуҗалары булдылар. Әмма  хәзергә кадәр шикләнүче  яки хосусыйлаштыру  отышлы түгел дип санаган гражданнар бар.  Бу хакта  бәхәсләшергә дә мөмкин, әлбәттә. Һәр як үзенчә хаклы инде. Әмма 1 марттан  бу темага  дискуссияләр төгәлләнәчәк.

2005 елга  кадәр районда  хосусыйлаштырылган торак исәбен алу белән  техник инвентаризация бюросы шөгыльләнде. Аннары  дәүләт калган торак фондны муниципаль берәмлекләргә тапшырды.

–2005 елдан бирле районда барлыгы 19 мең квадрат метр мәйданда  352 торак бина хосусыйлаштырылды,–диде Балык бистәсе муниципаль район милек һәм җир  мөнәсәбәтләре палатасының  әйдәүче белгече Марат Валеев. –Балык бистәсендә–143 торак бина  хосусыйлаштырылды. Шулай ук  Олы Елга (27), Олы Кульга (28), Масловка (19), Трой-Урай (36) авыл җирлекләрендә хосусыйлаштыру актив алып барылды. Колхоз һәм ведомство йортлары  хосусыйлаштырылды. Бүгенге көндә  торак хосусыйлаштыруга 36 гариза керде. Безнең карашка  22 ел вакыт торакны  хосусыйлаштырыр өчен җитәрлек инде.

Ничек кенә булмасын,  балыкбистәлеләрнең тагын бер ай вакытлары бар. Бәлки ашыгырга кирәктер.

В.Родионов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International