Ак халатлы, олы җанлы

2013 елның 13 марты, чәршәмбе

Район үзәк больницасының  табиб-неврологы Әлфия Ширияздан кызы Гарипова шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилее уңаеннан район башлыгы Илһам Валеевның  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Районның сәламәтлек саклау системасында күпьеллык, нәтиҗәле хезмәте белән иреште ул мондый хөрмәткә.

Табиб һөнәрен очраклы рәвештә генә сайламаган инде  Әлфия. Аның әбисе Өммегөлсем заманына күрә бик гыйлем кеше була.  Авыл халкын, бигрәк тә балаларны  Коръән догалары укып өшкереп тә, дару үләннәре белән дә  дәвалый торган була.  Әнисе Әминә дә  кечкенәдән табибә булырга хыяллана. Әмма аңа  бу теләген тормышка ашырырга насыйп булмый.  Менә  шуңа да  балаларының  табиб булуын тели ул. Кызлары Әлфия табиб булырга теләк белдергәч тә бик шатланалар инде Гариповлар.  Әлфия  хыялын тормышка ашыру өчен кечкенәдән тырышып укый. Котлы Бөкәш  мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Биологиядән имтиханны бишлегә биреп Казан дәүләт медицина институтының  терапия бүлегенә керә. Аны кызыл дипломга   тәмамлап республика  клиник  больницасының  неврология бүлегендә интернатура үтә. 1987 елдан башлап  район үзәк больницасында табиб-невролог булып эшли. Хәзерге көндә неврология бүлеген җитәкли. 25 ел эшләү дәверендә  йөзләгән кешене дәвалап аякка бастыра, күпләрне үлемнән алып кала. Әлфия Гарипова   неврологик   авыруларны дәвалауда  заманча ысулларны киң куллана, белемен даими камилләштерә. Әлфия Гарипова  ике ул тәрбияләп  үстерде. Олы улы Динар әти-әнисе юлыннан китте.  Медицина университетында  табиб-хирург булырга укый.  Кече улы Алмаз быел гимназияне тәмамлый.

Больница адинистрациясенә, район газетасына  аның адресына әледән-әле рәхмәт хатлары килеп тора. “Кайчан гына, нинди генә хәлдә керсәң дә  аның  җылы карашын тоясың, ягымлы сүзләрен ишетәсең. Бу үзе дә  бер зур дәва инде. Аның янына  кергән авыру  тереләчәгенә  ышанып чыга”, дигән сүзләр бар бер авыруның рәхмәт хатында.

 

И.Шакирҗанов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International