Гер күтәрү

2013 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы укучыларның IX Спартакиадасында катнашу өчен сайлап алу ярышлары дәвам итә.  Март ахырында үсмерләр арасында  гер спорты буенча  ярыш узды.

Анда Балык бистәсе гимназиясе, Бәтке, Күгәрчен, Рус Әшнәге, Урахча, Ямаш, Котлы Бөкәш мәктәпләре катнашты.

1997-99 елгы малайлар арасында  Котлы Бөкәштән Ислам Гыймадиев (48 кг.), Ислам Абдуллин (68 кг.), Рафис Гайфиев (73 кг.югары), Ямаштан Инсаф Баһавиев (58 кг.), Урахчадан Артур Козин (53 кг.), Шомбыттан Нәфис Зиннәтуллин (63 кг.), Нияз Каюмов (73 кг.)  җиңү яуладылар.

1996 елгы үсмерләр бәйгесендә  Шомбыттан  Инсаф  Шакиров (58 кг.), Рәзил Сафин (63 кг.), Котлы Бөкәштән Ришат Ильязов (68 кг.), Рәсим Гыйлаҗиев (85 кг.), Балык бистәсе гимназиясеннән  Антон Столяров (78 кг.)  үз үлчәү авырлыкларында  җиңүчеләр булдылар.

   Гөлүсә Хәлилова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International