Социаль-мәдәни акция

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе

“Китапханәдә-төн” акциясе илебез мәдәният тормышында әле беренче мәртәбә генә үткәрелә. Узган елның  20-21 апрель төнендә  Бөтенрәсәй социаль-мәдәни акция  китапханәләрне, китап кибетләрен, музейларны һәм башка  күп кенә мәдәни учреждениеләрне берләштерде.  Ул Рәсәйнең  Сахалиннан башлап Калининград  шәһәренә кадәр узды. Һәм киң массалы  проект милли статус буларак  абруй казанды.

Быел да 19-20 апрельдә  илебез китапханәчеләре  аны олылап  билгеләп үтәргә әзерләнәләр. Мондый олы чарадан  район китапханәчеләре дә читтә калмаячак. Үз укучыларын алар  төнлә  гадәти булмаган вакытта китапханәгә чакыралар.  Ә монда  төрле яшьтәге укучылар өчен  байтак кына  күләмле чаралар  үткәрү күздә тотыла. Балалар үзәк китапханәсе мәсәлән, яшь укучылары өчен  күңелле уен программалары, дискотека, китаплар арасында фотосессия кебек чаралар үткәрергә планлаштыра. 

Күгәрчен авылы китапханәчеләре  үз укучылары өчен күңелле конкурслар һәм бәйгеләр әзерлиячәк. Ә бу төнне Яңа Арыш авылы китапханәчеләре    фотоконкурс үткәрергә планлаштыралар.  Аннан соң алар  китап укучыларын  шигърият кичәсенә чакыралар.

Бер сүз белән әйткәндә,  “Китапханәдә төн” акциясен Полянка, Тәб.Чаллы, Балыклы-Чүкәй, Масловка, Котлы Бөкәш, Юлсубино, Трой-Урай, Каз. Чаллы һәм башка авыл китапханәләре дә  бай программа белән  күңелле итеп үткәрергә әзерләнәләр. Күп авыл җирлекләрендә  бу акцияне оештыруда авыл җирлекләре, Мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм җирле эшмәкәрләр дә  катнашачаклар. Барыгызны да  “Китапханәдә төн-2013” акциясендә көтеп калабыз.

Галина Гнидина,

методик бүлек мөдире.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International