12 апрель көнне агротехник көллияттә һәр елны үткәрелеп матур гадәткә кергән “Ачык ишекләр” көне узды. Анда быел мәктәпне тәмамлаячак 9 һәм 11 сыйныф укучылары белән бергә мәктәп директорлары да катнашты.
Җыелучылар алдында көллият директоры Васыйл Төхвәтуллин чыгыш ясады. Үз чыгышында кунакларны ул уку йортының тормышы, укыту процессы, матди-техник базасы һәм яшәүче студентларның көнкүреш хәлләре турында сөйләде. “Нигә шәһәргә чыгып китәргә, үзебезнең көллиятебездә дә менә дигән яхшы һөнәр, ныклы белем алырга мөмкин бит,–дип башлады үз чыгышын район башкарма комитеты урынбасары Рашат Хәбибуллин. –Биредә тормышыбызда кирәкле һөнәр, яхшы белем алу өчен бөтен уңайлыклар бар”. Шулай ук район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков та агротехник көллияте белән мәктәпләр арасындагы элемтә турында сөйләде.
Кунаклар бу көнне уку кабинетлары буенча экскурсиядә булдылар. Көллиятнең тулай торагы белән таныштылар. Соңыннан студентлар аларга театральләштерелгән концерт тамашасы күрсәттеләр.
Агротехник көллияте 57 еллык хезмәт юлында (элек училище, лицей) 20 меңнән артык класслы белгечләр чыгарган. Бүген дә биредә 300 дән артык егет һәм кыз укый.
Кунаклар көллияттә оештырылган чаралардан канәгать калдылар. Уку йорты турында ишеткән сүзләре аша гына түгел, данлыклы эшләре хакында үзләре ишетеп, күреп кайттылар. Көллият быел да егет һәм кызларны кабул итәргә әзер.
В.Родионов.