Очкычлар ярдәмгә килде

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе

Районыбызның  “Востокзернопродукт” җәмгыяте игенчеләре быел да кыр эшләрендә сынатмаска исәп итә.

Әле тулы куәтенә агрегатлар белән кырга чыгып булмаганлыктан, быел да  игенчеләргә ярдәмгә  очкычлар килде.  Ике очкыч ике көн эчендә 1400 гектар җирне ашларга өлгерде. Аларның тоткарлыксыз эшләве өчен монда алдан ук зур хәзерлек чаралары күргәннәр. Данил Гыймадиев ашламаны төяп торса,  тракторчы Рисхәт Габдуллин кырга ашлама ташый.  Хуҗалыкта  әнә шулай эшне  кыска гына вакыт эчендә  башкарып чыгу өчен кулларыннан килгәннең барын да эшлиләр. “Көннәр генә җилсез, аяз торсын”,–ди белгечләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International