Якташыбыз “Кулон Холдинг” җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдиновның изге гамәлләре райондашларыбызга яхшы мәгълүм. Шуңа аны һәркем үз итә. Аларның узган ел Чулман аръягы районыннан тулысынча үз ягыбызга күченеп кайтуларын да хуплап кабул иттеләр. Инвестор туган ягыбызда нинди эшләр башкарырга планлаштыра соң? Шул сорауларга ачыклык кертү максатыннан без “Кулон Агро” җәмгыяте генераль директоры Рәшит Мифтаховка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
–Рәшит Вәлиевич, сезнең хуҗалык бүген соңгы заман таләпләре нигезендә төзелгән шәһәрчекне хәтерләтә. Барысы да, Европа илләрендәге кебек, хезмәт кешесе өчен уңайлы итеп эшләнгән. Механизаторларга да инде ак күлмәк киеп кенә эшкә йөрергә мөмкин. Язгы кыр эшләренә әзерлегегез ничегрәк?
–Халык телендә: искегә кызыксаң, исең китәр, дигән әйтем бар. Аннары таушалган, иске техника, агрегатлар бик зур чыгымнар да сорый бит әле. Шуңа без эш кешесенә уңайлы булсын өчен яңа техникалар алырга тырышабыз. Бүген хуҗалыгыбызның 8437 гектар сөрүлек җире бар. Бу елдан башлап Күки авылы тирәсендәге эшкәртелмәгән җирләрне дә үз кулыбызга алдык. Ә язгы чәчүдә безнең берсеннән-берсе яңа, яхшы, төзек хәлдә булган 10 МТЗ-1221 һәм 2 куәтле чит тракторлары эшлиячәк. МТЗ тракторлары күләме зур булмаган җир участокларын эшкәртү өчен уңайлы. Сез бик дөрес әйтәсез. Бездәге “Нью Холланд” тракторларында һәм чит илдә эшләнгән 6 комбайнда, чыннан да ак күлмәк киеп эшләргә мөмкин. Кабинага тузан керми, химик ашламалар белән эшкәрткәндә дә ул берничә кат саклану чарасы белән тәэмин ителгән.
–Тиздән кыр эшләренә керешер вакыт җитте. Сез аны ничегрәк башкарып чыгарга исәп итәсез. Чәчеләсе җирләр дә байтак бит.
–Хәзер замана техниканың яхшы, ышанычлы булуына бәйле бит. Шуңа без быел 7042 гектар чәчеләсе җирне 13-14 эш көнендә тәмамларга исәп итәбез. Барлык агрегатлар да бүген үк эшкә әзер. Җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык хәзерләнде, 500 тоннадан артык ашлама кайтардык. Ул әле дә дәвам итә. Якын көннәрдә кырларда кар тулысынча эреп бетү белән ашлама кертергә керешәбез. Бездә булган куәтле заманча техникалар белән чәчүлек җир мәйданын да арттырмыйча булмый. Шуңа аны киләчәктә 10 мең гектарга тутырырга планлаштырабыз.
–Якташыбыз Альберт Фәхретдиновның бер очрашуда җир мәйданы 10 мең гектарга тулгач, терлекчелек комплексы төзиячәкбез дигән сүзе хәтердә калган. Сез моңа ничек карыйсыз?
–Әйе, Альберт Шамил улы әйткән сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Буш вәгъдәләрдән ерак тора ул. Шушы көннәрдә без үзара киңәшләшеп уртак бер фикергә килдек. Биектау белән Яңавыл арасында соңгы заман таләпләренә туры килә торган терлекчелек комплексы төзү турында карар кабул ителде. Ул 500 баш савым сыерына исәпләнә. Бүгенгесе көнне аның проект-смета документлары эшләнә. Алдан планлаштырылганча, анда эш шартлары яхшы булачак, ул заманча технологияләр нигезендә эшлиячәк. Һәркайсы 250 баш сыерга исәпләнгән биналар янәшәсендә азык базасы да урын алачак. Уй-планнарыбыз тормышка ашса, комплекска 50 кеше хезмәт күрсәтәчәк. Шуңа без бүгеннән үк инде аны инициативалы, яхшы белгечләр белән комплектлау турында уйлыйбыз. Әлбәттә инде, хуҗалыкның азык базасын киңәйтү хакында да планнарыбыз бар. Башкарыласы эшнең чиге күренми. Бирегә без вакытлыча килмәдек. Шуңа күрә төзеләсе объектның да яхшы сыйфатлы, нык булуы өчен тырышачакбыз.
Әңгәмәне Идрис Аметов язып алды.