Узган җомга көнне “Бәләкәч” балалар бакчасында беренче чыгарылыш булды. Әлеге балалар бакчасы 2011 елда республика программасы кысаларында төзелде. Балалар һәм тәрбиячеләр тантанага әзерләнгән арада балалар бакчасы мөдире Рузалия Мингәрәева белән әңгәмә корып алдык.
–Безнең бакчада балаларга яхшы шартлар тудырылган,–ди ул. –Балаларның гармонияле үсеше өчен бөтен нәрсә бар–зур спорт, музыка залы, дәресләр үткәрү кабинетлары, медицина һәм азык-төлек блоклары, яхшы җиһазландырылган йокы бүлмәләре һәм башкалар. Ишек алдында уен өчен матур мәйданчыклар павильоннар, территориябез дә төзеклеге белән аерылып тора. Боларның күбесе балалар бакчасы хезмәткәрләре кулы белән ясалган. Бу мәктәпкәчә учреждениегә 80 бала йөри. Шуларның 11 е бүген бакча белән хушлашалар.
Матур киенгән, бераз дулкынланган балалар залга керәләр. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр аларны алкышлар белән каршылыйлар. Бүген малайлар һәм кызлар балалар бакчасы хезмәткәрләре белән чын бәйрәм әзерләгәннәр. Тантанага әкият геройлары– Буратино, төлке Алиса, мәче Базилио да килгәннәр иде. Күңелле уеннар, конкурслар да үткәрелде.
Ата-аналар исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады. Әниләр, тәрбиячеләр күз яшьләрен дә тыя алмадылар. Бүләкләр, истәлекле сувенирлар да күп булды.
Балалар бакчасы бусагасын атлап чыккач күккә аларның хыялларын гәүдәләндерүче шарлар җибәрелде. Алар барысы да тормышка ашсын, балалар киләчәктә бәхетле булсыннар.
Вячеслав Родионов.