Авыл хуҗалыгы производствосында бер генә эшне дә иртәгесе көнгә калдырырга ярамый. Барысы да бер-берсенә ялганып дәвам итә.
Котлы Бөкәш янәшәсендәге Бирдебәк авылында Илнур Галимовның крестьян-фермерлык хуҗалыгында да эшләр көйле бара. Быел алар язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлап чыкканнар. Инде менә чиратта печән әзерләү тора. Шул ук вакытта әле чәчүлекләрне карап үстерергә, корткыч бөҗәкләргә, чүп-үләннәргә каршы эшкәртү үткәрергә, терлекчелек биналарын төзекләндерергә дә кирәк.
Менә инде икенче ел рәттән районыбыздан рәсми делегация Түбән Новгород шәһәренең Сабан туенда катнаша. Безнекеләрне быел да күптәнге дуслар кебек бик җылы кабул иттеләр.
Тыныч та, гаҗәеп сабыр холыклы да ул. Җай белән генә сөйләшер, каударланмас, үз киңәшен бирер. Аны тыңлаганда, ирексездән, психолог булып тугандыр ул, дип сокланып куясың.
Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Сәламәтлек” көне ел саен үткәрелә килә. Махсус программага нигезләнеп, бик күңелле үтә ул көннәр.
Халкыбызның яраткан бәйрәме Сабантуйлар башланыр алдыннан районыбызда чәчүлекләрнең тишелешен тикшерү һәм бәя бирү матур гадәткә әйләнде. Ә быел исә бу күркәм гамәлдә фермерларыбыз да катнаштылар.
2013 елның 1 июненнән тәмәке тартуны чикләү турында яңа Федераль закон үз көченә керде. Балыкбистәлеләрнең аңа мөнәсәбәте нинди? Безнең хәбәрчебез район үзәгендә яшәүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.