“Сәламәтлек” дәресе үткәрдек

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Яңа  Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Сәламәтлек” көне ел саен үткәрелә килә.  Махсус программага нигезләнеп, бик күңелле үтә ул көннәр.

Ә быелгы чара бөтенләй үзгәгә охшап тора бит әле. Ул Яңа Арыш урта мәктәбендә милли көрәш секциясе оештырылуының 20 еллыгына багышланып, авылыбызның сабантуй мәйданында үткәреләчәк. Районыбызның күп кенә мәктәпләреннән дә көрәш осталары киләчәк икән. Димәк, халкыбызның көчен-куәтен, дәрт-дәрманын, холык-характерын билгеләүче йөзек кашы – Галиҗәнап Көрәшкә сүз биреләчәк!

Менә спорт формасы кигән укучылар, укытучылар мәйданга юл алалар. Йөзләрдә шатлык  кына түгел, җитдилек тә чагыла. Укучыларның күбесе спортның бу төре белән кечкенәдән кызыксына. Мәктәпнең үз көрәш командасы бар. Димәк, укучылар җанатарлар булып, көч биреп торачаклар...

Менә 20 ел инде милли көрәш түгәрәген Айрат Равил улы Садыйков җитәкли. Үзе дә авылның көчле көрәшчеләреннән осталык һәм көрәш серләрен үзләштереп үскән бу олпат егет  инде дөньякүләм көрәш аренасына чыккан  егетләребезнең остазына әверелгән. Алар арасыннан И.Әхмәтҗанов исемен телгә алу да җитә! Бүген дә сынатмыйлар остазның шәкертләре. Кайда гына көрәшмәсеннәр, урыннары да, исемнәре дә бары тик югары кимәлдә. Шул ук вакытта команданың киләчәген дә кайгыртып тора ул. Укучылар белән һаман даими шөгыльләнә, эзләнә, аларны үз-үзләрен табарга булыша, рухландыра.

Көрәш бәйрәме мәктәп директоры Д.Нәбиуллин чыгышы белән башланып китте. Милли көрәш түгәрәгенең эш алымнары, шуннан юл ярган көрәшчеләр турында сөйләде,  төрле истәлекләрне хәтердә барлады. Бәйрәмгә мәктәпнең элекке укучылары, инде үзләре дә көрәш осталары булган егетләр дә килгән иде. Күбесе спонсорлык кебек игелекле гамәлне үз өстенә алган. Бүләкләр– алар хәзинәсеннән иде. Афәрин!–дими, ни дисең! Ә көрәш бәйрәме көне буе диярлек барды. Чын мәгънәсендә көчлеләр ярышы булды ул! Алай гына да  түгел, бер-береңне сынау, хөрмәт вә ихтирам, әхлак ярышы булды ул. Чөнки бу спорт төре укучыларда, иң беренче чиратта, нык ихтыяр көче, түземлелек, сабырлык тәрбияли, кешеләр белән дөрес аралашырга өйрәтә.

Билгеле, ярышта кемдер җиңә, кемдер  җиңелә. Ә бүгенге бәйрәмдә дуслык җиңде дип әйтергә кирәк, гәрчә Яңа Арыш мәктәбе командасы җиңүче булып калса да. 20 еллык көрәш тәҗрибәсе булган мәктәпнең урыны,һичшиксез, пьедесталның беренче баскычында булырга тиеш бит...

Фәнзилә Имамиева,

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International