Район башлыгы И.Валеев адресына Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор С.Погодиннан Рәхмәт хаты килде. Анда: “Сезнең районда яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча мәгълүм эш алып барыла.
2013 елның май аенда ТР хәрби комиссариатына 01855 номерлы хәрби часть командирының личный состав белән эшләү буенча урынбасары К.Назаровтан Татарстаннан чакырылган егетләргә рәхмәт белдергән хат килде. Алар арасында Балык бистәсе районыннан 2012 елның көзендә армиягә чакырылган Азат Рамил улы Җәләлов та бар. Ул хәрби бурычын үтәүдә җаваплылык күрсәтә, максатчан, карусыз булуы белән аерылып тора. Шуңа да рядовой Җәләлов Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашу хокукы алган.
Хөрмәтле Илһам Госманович! Сезгә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә теләктәшлек күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәбез”.
Редакциядән: Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында тагын бер якташыбыз катнашты. Максим Валерьевич Абрамов данлыклы гвардия Тамань укчы дивизиясендә хезмәт итә. Ул “За участие в параде на Красный площади 9 мая 2013 года” медале белән бүләкләнгән.