«Роспотребнадзор»ның ТР буенча Балык Бистәсе территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, Литва территориясендә ООО “ТД Лера” да (Смоленск өлкәсе, Вязьма, Ленин урамы, 89 А) җитештерелгән “Сады Азербайджана” гранат согы партиясе (№ 27.04.15 В, куллану срогы 27.04.2015 елга кадәр, упаковка: 1 литрлы пыяла шешәләр) әйләнештән алынган. Әлеге эчемлектә 9 мг./л. күләмендә тыелган Е-128-Red 2 G һәм азорубин (Е-122) табылган.
Югарыда телгә алынган продукциянең Татарстан республикасына кертелүе һәм куллану базарына чыгарылу ихтималы да бар. Сок алганда сак булыгыз!