Тыныч та, гаҗәеп сабыр холыклы да ул. Җай белән генә сөйләшер, каударланмас, үз киңәшен бирер. Аны тыңлаганда, ирексездән, психолог булып тугандыр ул, дип сокланып куясың.
Фәридә Закирова белән таныш булганнар бермәл күңеленнән шул уйларны йөгертәдер. Район үзәге “Березка” балалар бакчасында нәниләр белән эшли ул. Педагог-психолог буларак бу өлкәдә тупланган тәҗрибәсе дә дистәләрчә еллар белән исәпләнә аның. Бакчага йөрүче һәр баланың психологиясен яхшы аңлый. Әти-әниләр белән бергәлектә эшли, еш кына алар алдында актуаль темаларга чыгышлар ясый. Үсеш чорында балага ничек дөрес юнәлеш бирергә, аеруча нәрсәгә игътибар итәргә кирәкле хакында да үзенең уй-фикерләре белән теләп уртаклашты ул.
–Балага тәрбия иң элек гаиләдә салына. Шуңа да әдәп-әхлак кагыйдәләрен кечкенәдән үк аның күңеленә сеңдерергә кирәк. Әлбәттә, үсеш чоры балада төрлечә уза. Ике яшьлек бала инде тирә-юньне таный белә, яңа уенчыклар белән мавыга, олылар сөйләмен яхшы аңлый һәм үзенең дә аралашу үзлеге арта. Бакчага яңа килгән балаларда бу ачык чагыла. Кайберләре елый, теләмичә генә уйный. Әмма бу вакытлы күренеш, бала коллективка ияләнгәнче генә. Чөнки башка балалар белән аралашу аңа уңай йогынты ясый һәм ул тагын да күпне белергә омтыла. Ә бакчада балалар өчен бөтен уңай шартлар да тудырылган.
Үсә төшкәч балалар тагын да күзәтүчән, кызыксынучан булалар. Бакчадагы җырлы-биюле уеннарны яраталар, хәрәкәтле уеннарга тартылалар. 4-5 яшьлекләр иптәшләренең фикеренә колак салырга, максатларына ирешү юлындагы каршылыкларны җиңә белергә өйрәнәләр. Нинди генә уенда катнашсалар да, алар уенның кагыйдәсен белергә, җитез, оста, кыю булырга тиешләр. Ә бу исә балаларда түземлелек, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияли.
Баланың аз гына уңышына да сөенә белергә кирәк. Мактау сүзләре аның кәефен күтәрә, шатлыгын икеләтә арттыра. Әмма бала ихлас мактау белән ясалма мактау сүзләрен тиз сизеп ала, шуңа да аны чын йөрәктән әйтү мөһим.
Хәзер җәйге чорда күпчелек балалар өйдә әти-әнисе янәшәсендә яки авылда ял итәләр. Яңа уку елы башланыр алдыннан алар күзгә күренеп буйга үсәләр, ныгып киләләр. Олыларча фикер йөртергә тырышалар. Бакчадагы дусларын, тәрбиячеләрен сагынганнары да сизелә. Шулай булмый ни, аларны бит биредә яңа, кызыклы дөнья көтә.
Бала күңелен юкка гына ак кәгазьгә тиңләмибез. Ул барын да үзенә сеңдерә, яхшыны да, яманны да. Балалар белән бергә киләчәгебезне матур итеп күрик дисәк, аларны янәшәдәге яхшылыкны, гүзәллекне күрә белергә өйрәтик. Шәфкатьле, тәүфыйклы булып үссеннәр! Ата-ана өчен балалары белән горурланудан да кыйммәтрәк ни бар соң?!
Фәрвәз Каюмова.