Мул уңышка өмет зур

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

Халкыбызның яраткан бәйрәме Сабантуйлар башланыр алдыннан районыбызда чәчүлекләрнең тишелешен тикшерү һәм бәя бирү матур гадәткә әйләнде. Ә быел исә  бу күркәм гамәлдә фермерларыбыз да катнаштылар.

Иртәдән үк район авыл хуҗалыгы идарәсе каршысыннан ике автобуска төялеп  хуҗалык җитәкчеләре белән баш белгечләр һәм фермерлар  алдан билгеләнгән маршрутлар буенча юлга кузгалды. Беренче төркемгә кергән белгечләр эре хуҗалык һәм инвесторлар җирләре белән танышса, икенче  төркем фермерлар кырлары буенча йөрде.  Ә инде соңгы очрашу урыны “Востокзернопродукт” хуҗалыгы иде. Һәр ике төркем дә быелгы чәчүлекләрнең тишелешенә  гадел бәя бирделәр. Юл уңаена беренче төркемдә чагыштырмача яшь булган фермерлар Равил Нәҗимов белән Илмаз Закировлар өчен  иңнәрендә бай тормыш тәҗрибәләре булган Рәкыйф Гыймадиев, Рәис Гафуров, Камил Садыйков, Ринат Камилов, Айрат Сафин кебек авыл хуҗалыгы тармагын яхшы белгән җитәкчеләрдән төпле киңәшләр ишетү, хезмәтләре өчен бәя алу  куанычлы булды. Алар юл уңаена бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып үз эшчәнлекләренең нечкәлекләре белән таныштырдылар. Беренче тукталыш Бәтке авылын чыккач  Дикое Поле юнәлешендәге кырда булды. Биредә логослылар 2,5 мең гектарда арпа чәчкәннәр.  Игеннәр тигез тишелгән. Инде корткыч бөҗәкләргә каршы  эшкәртү үткәрергә дә өлгергәннәр.  Шуннан соң без  “Масловский” белән “Кама” агрофирмасы игеннәренең  тишелеше белән таныштык. Һәр ике хуҗалыкта да  агротехнология төгәл үтәлгән. Масловкалылар, мәсәлән, элеккеге ысулларын ташламыйча аны  даими камилләштереп уңышлы дәвам иттерәләр. Шуңа  игеннәр дә елның-елында  мул уңыш бирә. Камалылар да быел  язгы чәчүне  тирә-юньдә  күпләрне сокландырып уңышлы башкарып чыкканнар.

Юлчыларыма шулай ук “Логос” кырларын узып Кече Әшнәк авылы читендәге  чәчүлекләр, “Зюзино” хуҗалыгы кырларының торышы да нык ошады. Без бу көнне шулай ук “Фоварит”, “Солтан” җирләренең   яшел, матур булып үсешенә дә сокландык.   “Востокзернопродукт” игенчеләренең дә киләчәге өметле.  Игеннәрнең тишелеше яхшы, авырулар белән зарарланмаганнар, шулай ук чүп үләннәре дә күренми. Бу сәяхәттә берәүгә дә мөгаен, үз җирләре өчен артык кызарырга туры килмәгәндер. Хәтта бәләкәй генә фермерлык хуҗалыклары да  алга куелган бурычларны үтәү өчен  үз мөмкинлекләреннән киң файдаланганнар. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.

–Бүгенгесе көнне тормыш таләпләрен дөрес аңлап күбегез  язгы чәчүдә  яхшы орлык, ашлама кулланып эш иткәнсез.  Барыгызның да җир белән эш итә белүегез  куандыра.  Бу хакта артык сөйләп торуның кирәге юктыр, берүк  җылы яңгырлар үтеп мул  иген уңышы җыеп алырга насыйп булсын,–диде ул.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш  белгечләреннән торган комиссия  һәр ике төркем тикшерүенә дә дөрес, гадел бәя биреп нәтиҗә чыгарды. Эре хуҗалыклар арасында  беренче урын лаеклы рәвештә “Кулон-Агро”га бирелде.  Ә икенче урынга “Логос”, ике өченче урынга “Азык-төлек корпорациясе” белән “Востокзернопродукт” лаек дип табылды.

Фермерлык хуҗалыклары арасында  “Ильман”га тиңнәр табылмады. Икенче-өченче урыннарга  “Урахча” белән “Ильдан” фермерлык хуҗалыклары лаек булды. Аларның һәркайсына тантаналы төстә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International