23 июнь көнне Трой-Урайда “Авыл көне” булып узды. Бәйрәмне Урай елгасы буендагы имән урманы шыгында оештырганнар. Мәйдан тирәли аттракционнар, сәүдә нокталары урнаштырылган. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурс-уеннар гөрләп торды. Оештыручылар алдан ук әзерлек чаралары күргәннәр. Мәйдандагы печәнне чаптырганнар, черкиләргә каршы эшкәрткәннәр.
2013 нең 26 июне Балык бистәсе тарихында алтын хәрефләр белән язылыр да, райондашлар күңелендә озак сакланыр әле.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә 15 апрельдән 15 июньгә кадәр чорда узган санитар-экологик икеайлык йомгакларына багышланды. Журналистлар алдында ТР Экология министры Артем Сидоров, урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин һәм башка ведомство вәкилләре чыгыш ясадылар.
Районыбызның кайсы гына авылына барып чыксак та, йорт каршыларына, бакча коймасы буйларына тәртипсез рәвештә өелгән төзелеш матераилларына, ком-таш өемнәренә, ул гына да түгел, төзелештән калган чүп-чарга тап буласың.
Җәйге коену сезонында республикабызда дистәләрчә кеше батып үлә. Күрелгән чараларга карамастан быелгы статистика да борчу тудырырлык. Көн саен диярлек республика сулыкларында кешеләрнең һәлак булу фактлары теркәлә.
Шушы көннәрдә генә Балык бистәсе җирендә ерак Испания кунаклары булып киттеләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бу визитның максаты авыл хуҗалыгын киләчәктә переспектив үстерү һәм аның үсеш мөмкинлекләрен барлауга юнәлдерелгән иде.
Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясенә йөрүчеләр уку елы дәвамында күп төрле спорт бәйгеләрендә чыгыш ясадылар.
Яшь спортчылар күрше Алексеевск, Чирмешән, Чистай, Мөслим, Кукмара, Арча районнарында көч сынаштылар.Вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан депутатлар урынына муниципаль берәмлек органнарына депутатларны өстәмә сайлау көне билгеләнде.