Җәйге коену сезонында республикабызда дистәләрчә кеше батып үлә. Күрелгән чараларга карамастан быелгы статистика да борчу тудырырлык. Көн саен диярлек республика сулыкларында кешеләрнең һәлак булу фактлары теркәлә.
18 июнь көнне безнең районның Анатыш елгасында да 12 яшьлек малай батып үлде. Анализ күрсәткәнчә, кешеләр су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда, исерек хәлдә баталар. Су корбаны булучыларның 47 процентка якыны сәрхүшләр. Өлкәннәр күзәтүеннән башка су коенган балалар да еш кына фаҗигагә юлыгалар.
Су объектларында кешеләрнең тормышын саклап калу, куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлеге “Акватория” исеме астында профилактик чара үткәрә. Аның барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ГИМС үзәгенең Лаеш участогы инспекторлары белән берлектә кечкенә көймә хуҗаларының куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен, пляжларны, су буендагы башка ял итү урыннарын тикшерәләр.
Балык бистәсе гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән районның аквториясендә профилактик чаралар үткәрелә. Су коену урыннарында патруль оештырыла. Полиция хезмәткәрләре пляжларда, су коену урыннарында исерек хәлдә йөрүчеләрне административ җаваплылыкка тарту буенча эшчәнлекләрен көчәйттеләр. Сәрхүшләрнең исләренә төшерәбез: РФ административ хокук бозулар кодексының 20.21 маддәсе (җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү) нигезендә 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф каралган.
Әмма кеше үзенең, якыннарының куркынычсызлыгы турында кайгыртмаса, бернинди тыюлар, штрафлар белән хәлне уңай якка үзгәртеп булмаячак инде. Коену өчен җиһазландырылмаган, таныш түгел сулыкларда коенмагыз, исерек хәлдә суга кермәгез, балаларны елга буйларында караучысыз калдырмагыз, үзләрен генә су коенырга җибәрмәгез. Менә шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәк тә, сулыклардагы фаҗигаләр бермә-бер кимер иде бит.
Илгиз Җамалиев.