Универсиада уты Балык бистәсендә дә очкын калдырды

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

2013 нең 26 июне Балык бистәсе тарихында алтын хәрефләр белән язылыр да,  райондашлар күңелендә озак сакланыр әле.

Ниһаять!  Парижның  Сорбонна университетында кабызылган Универсиада-2013 уты  Балык бистәсенә дә килеп җитте. Студентларның беренче спорт Уеннары нәкъ менә Сорбоннада 1923 елда уздырыла. Уеннарның төп символы  безнең хозурга килгәнче иң зур җилкәнле “Седов” корабында  дөнья тирәли сәяхәттә була. Аның маршруты 5 континент аша уза. Факел уты  54 шәһәрдә, 50 гә якын эре студентлар үзәгендә була.  2013 факел йөртүче аның белән 150 мең километрдан артык  юл узалар.

Безнең районда  Универсиада эстафетасына старт Кама яры буенда бирелде. Факелны Балык бистәсенең үзәк урамнары буйлап 20 яшь спортчы һәм волонтерлар күтәреп бардылар. Алар арасында  Россия һәм Татарстанның  каратэ буенча чемпионы  Ильяс Шәрәфетдинов, татарча көрәш буенча  яшьләр арасында  республика чемпионы Айназ Билалов, пауэрлифтинг буенча  Татарстан чемпионы Антон Столяров,  уктан ату буенча  Татарстан беренчелеге, Спартакиада призеры Илдар Имамов, хоккей буенча  ТР чемпионаты призеры Айдар Баһавиев һәм башкалар бар иде. Иң өлкән факел йөртүчебез пенсиядәге укытучы Рабига Галиуллина да, иң яшь эстафетачы, каратэ буенча Татарстан республикасы беренчелеге призеры Гүзәл Исмәгыйлова да сынатмадылар.

Ә “Яшьлек”  стадионына  Универсиада утын  район башлыгы Илһам Валеев үзе алып керде. Бердәмлек, дуслык, тынычлык символын  шыгрым тулы трибуналар алкышлап каршыладылар. Ул  Балык бистәсе җирендә дә  ялкынын калдырды. Аның очкыны яшь спортчыларыбызны  яңа җиңүләргә рухландырыр дип ышанабыз. Безнең районнан  эстафетаны  мамадышлылар кабул итеп алдылар. Ул республиканың барлык  43 районында да булачак.  Эстафета 6 июль көнне  Универсиаданы ачу тантанасында  төгәлләнәчәк.

универсиада утын район башлыгы И. Валеев кабул итә.


Илгиз Җамалиев (автор фотолары).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International