Руль исерекне тыңламый

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

Балык бистәсендә яшәүче “А.”ны  аракы эч тә руль артына утыр дип шайтан котырткандыр инде. Югыйсә,  исерек хәлдә юлга чыгар идеме? Ерак китә алмый шул, Олы Елга ягыннан Балык бистәсенә таба барганда  руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм  юл читенә чыгып ава. Әле дә ярый каршыга килүче машина очрамый.  Югыйсә бик зур фаҗига булырга мөмкин иде бит. Бәхеткә каршы исерек шоферның үзенә бер нәрсә булмый, ә менә шактый зыян күргән “десятка”  штраф тукталышка урнаштырыла. Хәер, “А.”га  кимендә ел ярым машина кирәк тә булмас та инде. Административ  хокук бозулар кодексының  12.8 маддәсе 1 нче бүлее нигезендә аңа  1,5 елдан 2 елга кадәр  машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.

“десятка” штраф тукталышта “ял итә”.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International