Өстәмә сайлау көне билгеләнде

2013 елның 21 июне, җомга

Вәкаләтләрен вакытыннан алда  туктаткан депутатлар урынына  муниципаль берәмлек органнарына  депутатларны өстәмә сайлау көне билгеләнде.

Бер мандатлы  сайлау округлары буенча  депутатларның вәкаләтләре  вакытыннан алда туктатылу сәбәпле һәм  “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау һәм референдумда катнашу хокукларының  төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 71 маддәсе  8 нче пунктына, Татарстан республикасы  Сайлау кодексының  123 маддәсе, 1 бүлегенә туры китереп түбәндәге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләре  муниципаль берәмлекләрнең  вәкаләтле органнарына бер мандатлы сайлау округлары буенча  депутатларны өстәмә  сайлау көнен  2013 елның  8 сентябренә  билгеләү турында карарлар кабул иттеләр:

1. “Олы Әшнәк авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе–5 номерлы  мажоритар бер мандатлы сайлау округы буенча  55 номерлы 17 июнь, 2013 ел карары.

2.“Трой-Урай авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе–2 номерлы  мажоритар бер мандатлы сайлау округы буенча  56 номерлы 17 июнь, 2013 ел карары.

Бер мандатлы сайлау округларының  схемалары, сайлау округларындагы  тавыш бирүчеләр саны югарыдагы авыл җирлекләрендәге стендларда  урнаштырылганнар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International