Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә 15 апрельдән 15 июньгә кадәр чорда узган санитар-экологик икеайлык йомгакларына багышланды. Журналистлар алдында ТР Экология министры Артем Сидоров, урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин һәм башка ведомство вәкилләре чыгыш ясадылар.
Брифингта яңгыраган кайбер саннарга күз салыйк. Икеайлык барышында көнкүреш һәм җитештерү калдыклары белән эш итү өлкәсендә тәртип бозуның 10762 очрагы ачыкланган. Аларга юл куйганнары өчен 179 предприятие һәм оешма, 1034 җитәкче, 4793 физик зат җаваплылыкка тартылган. Барлыгы 6000 беркетмә төзелгән. Гаеплеләргә гомуми күләме 18,5 миллион сум штраф салынган. Әйләнә-тирә мохитне аеруча нык пычраткан 61 оешманың эше прокуратура органнарына җибәрелгән. Муниципалитетлар тарафыннан 1202 беркетмә төзелгән.
Болардан тыш куллану һәм җитештерү калдыкларын законсыз урнаштыру нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплату буенча эш алып барылган.
Районның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, икеайлык барышында 5650 куб метр каты көнкүреш калдыклары полионннарга чыгарылган. Бу эштә 5 махсус машина эшләгән. Районда 48 контейнер мәйданчыгы, 243 контейнер бар. Айлык барышында 15 яңа контейнер алынган, 20 се ремонтланган. 2410 агач, 3380 куак утыртылган. Бу эшләргә барлыгы 4250 кеше җәлеп ителгән. Бәтке авылы территориясендә санкцияләнмәгән чүп түгү урыны ачыкланган һәм тиз арада чистартылган. ТР административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә муниципаль берәмлекләрнең төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 30 дан артык беркетмә төзелгән, 19 физик зат, 1 урындагы кеше штрафка тартылганнар.
Икеайлык рәсми рәвештә тәмамланса да, республика, район территориясен санитар чистарту буенча эш дәвам итәчәк. Әйләнә-тирә мохитебезне, табигатьне саклау безнең төп бурычларның берсе булырга тиеш.
Илгиз Җамалиев.