Үсеш импульсына яңа сулыш...

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Шушы көннәрдә генә  Балык бистәсе җирендә ерак  Испания  кунаклары булып киттеләр.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бу визитның максаты  авыл хуҗалыгын киләчәктә  переспектив үстерү һәм аның үсеш мөмкинлекләрен барлауга юнәлдерелгән иде.

Кунаклар әүвәл Качкалак авылында оешкан Камил Гобәйдуллинның гаилә фермасында булдылар.  Фермер аларга  үзенең хуҗалыгы һәм  якын киләчәккә перспектив планнары хакында сөйләде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк,  ферманың  оешуына әле бер генә ел булуына карамастан, коллектив сизелерлек уңай уңышларга ирешкән.  Бүгенге көндә биредә 100 баш мөгезле эре терлек асрала.  5 яңа трактор, чәчкеч, тырма, культиваторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар.  Быел  665 гектарда бөртекле культуралар, шулай ук рапс, люцерна, күпьеллык үлән чәчкәннәр. Гаилә фермасының  үсеше өчен  фермерларга каралган республика  Программасыннан  алынган грант нигез булып тора. Испаниядән килгән кунаклар хуҗалык җитәкчесенә  шактый  сораулар бирделәр һәм җаваплардан үзләренең күргәннәреннән нык канәгать булуларын белдерделәр.

Аннан чит ил кунаклары Масловка хуҗалыгында булдылар. Биредә аларны игенчелек һәм бакчачылык үсешенең перспективасы,  мөмкинлекләре аеруча кызыксындырды.  Производствода эшләрнең торышы белән кунакларны акционерлык җәмгыяте директоры Николай Андреев таныштырды. Бу очрашуда алар хезмәттәшлек мөмкинлекләре, инвестицияләр турында сүз алып бардылар һәм үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.  Шуны әйтергә кирәк,  испаннар республикага билгеле максатларда килгәннәр.  Алар авыл хуҗалыгының эффектлы үсеше буенча конкрет проект булдырырга планлаштыралар. Шушы максатларда республикабыз буенча авыл хуҗалыгы тармагының көчле һәм йомшак якларын өйрәнәләр. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, чит ил делегациясенең составында нигездә  игенчелектә эшләүче практикларның булуы аларның  бу тармак белән ныгытып шөгыльләнгәнлекләрен күрсәтеп тора. Хуҗалар һәм кунаклар уртак бер фикергә килеп, районның  авыл хуҗалыгы үсешендә  мондый визитларның яңа сулыш бирәчәгенә өмет белән аерылыштылар.

        Испания кунаклары Н.Андреевны зур кызыксыну белән тыңладылар.

       автор фотосы.

Вячеслав Родионов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International