Хокук тәртибе бозуларны профилактикалау системасын камилләштерү, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын ныгыту максатыннан 2010 елда Балык бистәсе районында “Форпост” отрядлары төзелде. Бүгенге көндә районда 235 кешене үз эченә алган 25 берләшмә актив эшләп килә.
Ел саен “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында спортның хәрби төрләре буенча “Армия калейдоскобы” ярышлары, сафта йөрү һәм җыр конкурслары үткәрелә. Форпостчылар 9 май парадында һәм башка бәйрәм чараларында актив катнашалар.
Район мәктәпләре укучылары, агротехник көллият студентлары белән очрашулар матур традициягә әверелде. Аларда “Форпост” әгъзалары хәрби комсомол дружиналары (БКД), оператив комсомол отрядлары (ОКОД) оешу тарихы турында сөйлиләр. Эшче яшьләрнең, студентларның фидакарьлек үрнәкләре турында искә алалар.
15-17 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә мәктәп, студент һәм яшьләр берләшмәләренең XI үзешчән сәнгать республика фестивале булып узды. Анда Татарстан республикасыннан барлыгы 14 отряд катнашты. Безнең район данын агротехник көллиятнең “Форпост” отряды яклады. Аның составына беренче-икенче курс студентларыннан 10 кеше кертелгән иде. Фестиваль ТР яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылды. Максаты–2011-2014 елларда Татарстан республикасында хокук тәртибе бозуларны профилактикалау республика программасын тормышка ашыруга теләктәшлек итү. Фестиваль хокук саклау хәрәкәтендә катнашучы яшьләргә эстетик тәрбия бирүне, әхлакый, мәдәни традицияләрне саклауны да максат итеп куйды.
Фестиваль Алабуга шәһәре янындагы нарат урманында урнашкан “Яшь төзүче” лагерында үткәрелде. Ул “Форпост” байрагын чыгару һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү белән башланды. Бу минутларда форумда катнашучыларны горурлык хисләре биләп алды инде. Бу аңлашыла да, чөнки алар җәмгыятебезгә кирәкле эш башкаралар. “Форпост” республика үзәге директоры, ТР эчке эшләр министры урынбасары киңәшчесе А.Рыков яшьләрне фестивальнең ачылуы белән котлады. Конкурсларда уңышлар теләде.
Фестиваль программасына 5 номинация кертелгән иде. Безнең отряд аларның барысында да актив катнашты.Алар Азнакай, Тәтеш, Әлмәт, Яшел Үзән һәм башка район форпостчылары белән дуслаштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Агротехник көллият отряды барлык номинацияләр өчен ТР яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР эчке эшләр министрлыгы һәм “Форпост” республика үзәге дипломы белән бүләкләнде. Беренче курс студенты Станислав Петров “Йолдызлар кабына” номинациясендә дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Иң кызык конкурсларның берсе хәрби тактик уенда безнең команда финалга чыкты, соңгы этапта Яшел Үзән командасын җиңеп беренче урынны яулады һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Конкурс программасыннан тыш безнең үсмерләр мәдәни-күңел ачу чараларында: дискотекаларда, спорт уеннарында актив катнаштылар.
Фестиваль Алабуга шәһәренең “Иллюзион” кинотеатрның концертлар залында тантаналы рәвештә ябылды. Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр дә шунда тапшырылды. “Форпост” республика үзәге директоры А.Рыков укучыларга яңа уңышлар теләде, форпостчылар сафының елдан-ел ишәюенә өметләнүенә басым ясады.
Үз чиратында әлеге фестивальдә катнашу өчен мөмкинлекләр тудырганнары, һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен агротехник көллият директоры В.Төхвәтуллинга, өстәмә белем укытучысы Г.Галимовага рәхмәтемне белдерәм.
Евгений Ненастьев,
“Форпост” үзәге директоры.
Рәсемдә: агротехник көллиятнең “Форпост” отряды.